Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индус Таһиров: "Киев хакимиятен танырга кирәк"


Индус Таһиров: "Киев хакимиятен кабул итәргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:02 0:00

Татарстан Милли китапханәсендә "Европа-Азия" халыкара һуманитар академиясе утырышында Украина мәсьәләсе дә күтәрелде. Күпчелек катнашучылар Русия яклы булса, академиклар нейтральлек сакларга тырышты.

"Европа-Азия" академиясе президенты, галим Энгель Таһиров утырышны яңа шәрәфле әгъзаларга дипломнар тапшырудан, Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чараларыннан башлады. Ул кереш сүзендә үк Украина хакында сүз буласын әйтеп куйса да, Кырым темасын беренче булып журналист Римзил Вәли башлады.

"Украина, Кырымдагы хәлләр гади генә мәсьәлә түгел. Шуңа да без -- журналистларның, галимнәрнең кирәге чыкты. Икътисади кризис, бюджет санаулы булуга карамастан, җай табарга тырышалар. "ТНВ-планета" каналында Кырымга багышлап махсус тапшыру әзерли башладык. Ниһаять, көчле җитәкчеләр, текә идарәчеләр (менеджеры), талантлы байлар (олигархлар) һуманлы максатларга игътибар итә башлады. Дары исен сизделәр, кан коерга теләмиләр, бигрәк тә тугандаш халыклар арасында", диде Римзил Вәли.

Иң мөһиме -- сугыш булмасын, бездән тугандаш Кырым халкына сәлам әйтегез, диде академик Энгель Таһиров. Ул утырышта катнашучыларның уртак фикерен туплап, Украина хәлләренә бәйле теләк-мөрәҗәгать булдырырга кирәклеген билгеләп үтте. Тарихчы галим Индус Таһиров та ашыкмыйча, аек акыл белән һәр халыкның мәнфәгатен уйлап эш итәргә әйтте.

"Хәлләр болай барса, урыслар һәм украиннар арасындагы дуслыкка нокта куелачак. Алар бит ике тугандаш халык. Рус кешеләре өчен дә, Украина кешеләре өчен дә мөнәсәбәтләрнең өзелүе зур фаҗига булачак. Халыкларның киләчәге хакына Кырым мәсьәләсендә Мәскәү белән Киев уртак фикергә килергә тиеш. Киев хакимиятен дә инкяр итәргә ярамый, ул бар, ошыймы-ошамыймы аның белән санлашырга кирәк. Аларны Көнбатыш таный, без инде ошатып бетермәсәк тә, сөйләшердәй башка хакимият юклыгын аңлап эш итәргә тиешбез", ди Таһиров.
XS
SM
MD
LG