Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: "Кырымтатарларга догада калам"


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлык биргән әңгәмәдә Кырымдагы вазгыять, Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Хөрмәтле Равил хәзрәт, сүзебезне бүгенге халыкара вазгыятьтән башлыйк әле. Әлбәттә, иң борчыганы – кырымтатарлары язмышы. Бу хакта Сезнең фикерләр нинди? Алар кайсы юлны сайлар дип уйлыйсыз?

– Кырым татар халкы – ул безнең туган, кардәш халык. Ул дини кардәшлек кенә түгел, мин аны җан кардәшлек, кан кардәшлек дип әйтәм. Чөнки безнең Казан ханнары да кырым ханлыгы әмирләре булган. Алар килеп безгә хан булганнар, бездә өйләнгәннәр. Шуның өчен без кан кардәш дип әйтә алабыз.

Безнең татар милләте фаҗигале вакыйгаларга бай милләт. Ә инде кырымтатар халкы бигрәк тә фаҗигале халык. Беренчедән, Кырым ханлыгын югалту, икенчедән, совет дәүләте урнашкач та, сугыш елларында сөргенгә сөрелүләре. Сөрген юлында гына да бит алар ярты халкын югалткан милләт. Инде совет дәүләте кайтырга рөхсәт бирә башлагач та кайтып үз Ватаннарында алар җир ала алмадылар. Украина дәүләте аларга кечкенә генә булса да җир кисәкләре алырга теләгән татар халкына шул җирне бирмичә интектерә. Акмәчет (Симферополь) белән Ялтага юлы арасында бүгенге көндә дә аларның җир өлешләре янына куелган кирпеч ташлары кабер диварлары кебек басып тора.

Бакчасарайдагы ханнар мәчете
Бакчасарайдагы ханнар мәчете
Мин соңгы елларда Кырымга күп бардым. Исмәгыйль бәй Гаспралының каберен зиярәт иттем. Кырым ханнарының Бакчасарайдагы мәчетендә намаз-дога кылып, йөреп кайттым. Анда кырымтатарлары алган җирләрдә төзелә башлаган мәчетне кем туктаткан да, үз акчаларына йорт салырга теләүчеләргә кем мөмкинлек бирмәгән? Аны Украина бирмәгән. Сөргеннән кайткан халыкка тиешле акча кая киткән? Украина Киев тарафыннан аларның хәлләрен күтәрер өчен ярдәм буларак бюджеттан һәр ел акча бирелергә тиеш. Ул акча кая киткән? Үзләре җирләре рәсмиләштерелмәгән, үз акчаларына да йорт төзү мөмкинлеге бирелмәгән. Бу бит Кырым республикасыныкы гына түгел, бу бит Украина дәүләте алып барган сәясәт. Көчләп куып чыгарылган кырымтатарларының өйләренә украиннарны китереп тутырганнар. Аларны куып чыгара алмыйлар. Шушы вакыйгалар булгач, кырымтатарлары бик фаҗигале халык.

Әлбәттә, референдум игълан ителде. Мин кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаровның әңгәмәсен тыңладым, АТР телеведение програмнарын карадым. Яхшы аңлыйм. Кырымтатар халкы референдумга байкот игълан итеп катнашмаска да мөмкин. Ләкин рәсми мәгълүматларга күрә бүген Кырымда 12% гына татар халкы. Ул 12% берни эшли алмый. Башкалар җиңәчәк. Мин татар халкы тагын да кыен хәлдә калачак дип алар өчен борчылам. Мин кырымтатар халкының рухын күтәрергә, кырымтатар халкының бәлки әз булса да күңелендә яткан кара ноктаны бераз эретергә теләр идем. Русия әйтсә иде, ул сөргеннәр ялгыш булган, без кырымтатар халкын ярлыкыйбыз дип. Андый сүзләр юк бит. Бәлки кырымтатар халкы шушы өмет белән бу референдум безнең өстән бу ялган гаепне алып ташлый дип алар катнашыр иде. Монда сәясәтчеләрнең роле зур. Сәясәтчеләр уртак тел табырга тиеш.

Вице-премьер Тимергалиев әйтүе буенча кырымтатарларына берничә министр портфеле бирергә тиешләр. Аннан соң кырымтатар теле Кырымда икенче рәсми тел буларак кабул ителә дип әйтәләр. Болар нәрсәгә китерер мин әйтә алмыйм. Ләкин шунысын әйтер идем, бу референдум халыкның үз ихтыяры белән сайлауга бару, үз уен, үз фикерен белдерү өчен үткәрелә. Мөмкинлек бирә торган чара. Катнашырга хокук бирелә, йә булмаса катнашмасаң да ярый. Әгәр Кырым республикасы Русия составына керә дигән карар кабул ителсә, ул вакытта референдумда катнашмаган кырымтатар халкы украин гражданнары булып калып, Русия федерациясендә яшәргә мәҗбүр булачак. Алар Ватанына кайткан, без инде Украина гражданнары диеп, Русиядә яшисебез килми диеп, Киевка китә алмаячаклар бит. Вазгыять авыр. Мин Аллаһы тәгаләдән аларга файдалы эшләр булсын иде дип телим. Догада калам.

– Равил хәзрәт, инде сез җитәкләгән оешма Русиянең Мөфтиләр шурасы, Русиянең Европа өлеше дини идарәсе эшчәнлегенә килсәк, аны ничек бәяләр идегез?

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең зур гөмбәзе эчке яктан
Мәскәү Җәмигъ мәчетенең зур гөмбәзе эчке яктан
– Безнең оешма Русиядәге зур күләмле башка мөселман дини оешмалар белән чагыштырганда эшчәнлеге белән аерым урында тора, тулаем көч белән, файдалы нәтиҗәле эш алып бара дип әйтә алам. Безнең дини оешмага элегрәк Русия президенты аппаратында эшләгән кайбер чиновниклар ничек кенә басым ясап, безгә каршы журналистларны эшләтеп, аяк чалырга тырышсалар да, берни эшли алмадылар. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән без, киресенчә, көч алдык, ныгыдык, эшебезне алга җибәрә алдык. Ләкин безнең эшләрне күрә алмаучылар үз эшләрен алып баралар, туктатмыйлар. Ләкин Равил Гайнетдин һәм аның командасы шикелле интеллектуаль көч белән үз проектларын тормышка ашыра торган, илебезгә таләп ителгән хезмәт һәм юнәлешләрне алып барырлык бердәнбер ислам дини оешмасы икәнлекне алар танырга мәҗбүр булдылар. Шуның өчен аларның бүген язган эшләре дә, каршылык эшләүләре безгә хәтта сизелми дә. Аларның бернинди тәэсире юк. Чөнки без үзебезнең көчебезне беләбез, эшебезне беләбез, безнең эшләребез уңышлы, алга бара.

– Шундый көчле басым белән эш итүчеләр үзләре генә түгелдер, әлбәттә, алар үз артында ниндидер терәк тоеп эшлиләр, дип әйтергә урын бардыр?

– Һичшиксез, аларның артында терәк бар иде. Бу көчләр - кайда ислам оешмасы көчле, аларның эшләре уңышлы, бу оешманы туктатырга кирәк, аның активлыгын киметергә кирәк дип, хәтта мөселманнарны бер-берсенә куеп, каршы көрәштереп, безнең оешманы бөтенләй хезмәтеннән туктатырга дигән максат куйган булган.

Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше
Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше
– Кем тарафыннан?

– Моны мин инде акыллы кешеләр бик яхшы аңлар дип ачыктан әйтмим, моны кем эшләгәнен беләләр. Исламның үсеше, мөселманнарның саны арту, мөселманнарның сәясәттә, иҗтимагый хәрәкәттә, эшкуарлыкта, иң әһәмиятлесе – рухи үсештә көчле булуыннан курыккан көчләр. Беләсез, интернет аркылы ислам киләчәктә җиңәчәк, мөселманнар саны арта бара, мөселманнар шәфкатьле, мәрхәмәтле, мөселманнар ярдәмчел, акыллы, аек, аларның шуңа күрә киләчәкләре зур диеп, рус проваслав чиркәвенең кадимнәре, югары дәрәҗәдәге руханилары бу турыда сөйләгәч, куркып калалар. Сергей Собянинга тискәре тәэсир ясыйлар. Алар аңарга курку салалар. Мөмкин кадәр исламның үсешен туктатып булмаса да, хәзерге вакытта чикләргә тырышалар.

Без сезгә икенче яктан һөҗүм итә алабыз дип, шәһәр башлыгына шундый йогынты ясау бар. Шуның нәтиҗәсендә мэр Собянин мәҗбүрән үзенең “Без мәчетләр төзергә бирмибез, Мәскәү мөселманнарына мәчетләр кирәк түгел. Мәчетләргә йөргән халык – ул килгән эшчеләр генә, без алар өчен мәчет төзергә тиеш түгел” диеп, ул үзенең сүзен әйтә. Аңа җавап итеп мөселманнар - мәчетләрне безгә Мәскәү хөкүмәте төземи, Мәскәү акча бирми, сез безгә "мәгез, мәчет төзегез дип тапшырганыгыз юк, мөхтәрәм Собянин", дип җавап бирәләр. Без килгән эшчеләргә мәчетләр төзеп бирергә тиеш түгел диеп әйтү, бу гомумән хата сүз. Мәчетләрне Аллаһының ярдәме белән, мөселманнарның хәйрия акчалары белән, үзләре биргән сәдакалары белән төзиләр. Бүгенге көндә без ун мең кешелек, Мәскәү Җәмигъ мәчетебезне төзеп бетереп килгән вакытта, без Мәскәү дә, хөкүмәт тә безгә акча бирмәде дип әйтә алабыз. Акчаны үзебез таптык.

– Хәзрәт, мәчет төзелеше ни дәрәҗәдә бүген. Кайчан тәмамларга уйлыйсыз?

Мәскәү Җәмигъ мәчете
Мәскәү Җәмигъ мәчете
– Узган елның декабрь аенда мәчет төзелешенә караган бер зур очрашу булды. Бу очрашуда өч тараф катнашты. Ул – Мәскәү шәһәр хөкүмәте, безнең хәйриячебез Сөләйман Керимов, Мөфтиләр шурасы. Без мәчетнең төзелешен тизләтергә, аның ачылышын якынайтырга дигән карарга килдек. Ул максатка ирешер өчен безнең хәзер төзелеш эшләрен алып баручы генерал подрядчикларыбыз алышынды. Шуңа күрә без Мәскәү хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек.

Көчле һәм тиз вакыт эчендә бик сыйфатлы мәчет бинасын төзеп бетереп, ачу рәвешенә җиткерә торган яңа оешма таптык. Бу оешманы безгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Шулай итеп, “Манарат Иншаат” дигән төрек оешмасы белән килешү төзедек. Алар Казанда Универсиада төзелешендә дә, яңа һава аланын төзүдә катнашкан һәм башка биналарны торгызган ширкәт. Хөкүмәт йорты бинасын, Болгар шәрифтә Ак мәчет бинасын төзегән һәм аны бизәгән оешма. Бүген алар безнең генерал подрядчикларыбыз. Мәскәү хөкүмәте контроле астында безнең Диния нәзарәте канаты астында бу төзүчеләребез безнең хәйриячебез биргән шушы җитәрлек акчасы нигезендә 2015 ел ахырына бу мәчетебезне төзеп, аны ачу тантанасын үткәрербез дип уйлыйбыз

Мәскәү Җәмигъ мәчете төзүчеләр
Мәскәү Җәмигъ мәчете төзүчеләр
– Ни өчен төзелешкә бернинди ярдәме булмаган Мәскәү хөкүмәте мәчет төзелешен контрольдә тота?

– Алар ярдәм итмиләр. Ләкин шәһәрнең карары бар. Әгәр дә төзү фирмалары эшне алып бармыйлар икән, озакка сузалар икән, мөддәтеннән соңа калдыра икән, ул төзү фирмаларының эше киселә, эш хокуклары да алына. Куелган чикләргә төзү эшен бетергә тиешләр. Шуның өчен моны хөкүмәт контроль астында тота.

– Мәчетнең бизәлеше аерым урынны алып тора. Сез нәкышләрдә татар милли бизәкләре булачак дип әйткән идегез. Хәзрәт, төзүчеләр алышынгач, бу тарафтан үзгәрешләр юкмы?

– Анда бит бизәкләр генә түгел, гарәпчә дога язмалары да булачак. Ул эшләрне имам Хөсәен Котлы җитәкчелегендәге Төркиянең “Нәккаш” оешмасы башкарачак. Бизәкләрдә генә түгел, архитектурада да Казан чагылышы бар. Безнең манаралар Сөембикә манарасы шәкелендә төзелә. Проект буенча мәчет алып торган мәйдан 18900 квадрат метр белән исәпләнә. Ул алты катлы булачак. Анда 6 лифт эшләячәк. Уртадагы зур төрбәнең биеклеге 46 метр, инде колачлыгы - диаметры 27 метр булачак. Быелгы ел төзлештә, әйткәнемчә кискен тизләнеш алачак. Аллаһының ярдәме белән, 2015 ел ахырына без яңа мәчеткә керү бәхетенә ирешербез дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG