Accessibility links

Карасубазар кырымтатарлары да референдумда катнашмады


Карасубазар (Белогорски) шәһәрәндә кырымтатарлар референдумда тавыш бирүгә килмәде. Азатлык хәбәрчесе Карасубазардагы берничә тавыш бирү урынын барып карады һәм анда тавыш бирүчеләр булмавын күрде.

Карасубазар (Белогорски) шәһәрәндә кырымтатарлар референдумда тавыш бирүгә килмәде. Моның ачык мисалы -- Сары-Су бистәсәндә 4нче милли кырымтатар мәктәбендә ачылган референдум буенча тавыш бирү участогы булды. Сәгать 15тә бу участокка барган Азатлык хәбәрчесе участокта бер генә тавыш бирүче дә булмавын күрде.

Референдум комиссиясендә кырымтатар вәкиле бармы дигән сорауга комиссиядә катнашучылардан берсе: "Юк, аларга тәкъдим иттеләр, ләкин алар комиссиядә катнашудан баш тартты", дип җаваплады.

Шуны да әйтергә кирәк, бюллетень тартмаларында берничә бюллетень бар иде. Бу бистәдә яшәүче Нусрет әфәнде кырымтатарлар референдумга чыкмады, тик бу бистәдә яшәүче берничә урыс кына референдумда катнашкан булса кирәк диде. "Без мәктәпкә якын яшибез, иртәдән бирле карап торабыз, монда беркем килми безнең милләттән. Монда яшәүче кырымтатарлар референдумга чыкмады, чөнки без Кырым Украинадан аерылмасын дибез. Без Кырымның Русиягә кушылуына каршы", диде ул.

Күпме кырымтатар яши монда дигән сорауга Нусрет әфәнде монда 500 кырымтатар гаиләсе яшәвен белдерде.

Сары-Су бистәсе кырымтатарлары референдумга бармаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Азатлык хәбәрчесе Карасубазардагы башка бер тавыш бирү урынына барып анда да тавыш бирүчеләр булмавын күрде.

Карасубазар кырымтатарлары референдумда катнашмады
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:24 0:00

Кырымның Каменка бистәсендәге тавыш бирү урынында сайлау рәсмиләре кырымтатарлары референдумда әүзем катнаша дисә дә, безнең хәбәрчебез анда кырымтатарларын күрмәде. Кырымтатарлар референдумны бойкот итәчәген белдерде.

Кырымтатарлар референдумны бойкот итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

Кырым урысларының исә референдумда бик актив катнашуы игълан ителде. Референдумда тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны яклауларын белдерде.

Кырымлылар референдум һәм Кырым статусы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00
XS
SM
MD
LG