Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде


Ирада Аюпова
Ирада Аюпова
Татарстан мәдәният министрлыгы Әлмәт татар дәүләт драма театры Уфадагы тамашалыры вакытында "алдан уйламыйча әхлак нормаларын бозган" өчен Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Әлеге хәбәр шимбә көнне Башкортстан мәдәният министрлыгы сәхифәсендә дөнья күрде.

Министр урынбасары Ирада Аюпова сүзләренчә, бу вакыйгадан соң Әлмәт театры җитәкчеләренә карата тиешле чаралар күреләчәк. Киләчәктә мондый хәлләр чыкмасын өчен "тамашачының ментатилетын искә алып" эш итү юнәлешендә эшләр башкарылачак.

Азатлык хәбәр иткәнчә, 19 мартта Уфага килгән Әлмәт театры икенче көнгә кайтарып җибәрелгән. Тамашачылар әйтүенчә, Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектакле барышында артистлар оригиаль әсәрдә булмаган "әхлак кагыйдәләрен бозган" сүзләр кулланган. Кабул итүче як гастрольне туктатырга сораган.
XS
SM
MD
LG