Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кадет мәктәбендә «чурка» дип укучылар сыйныфташын кыйнаганнар


15 яшьлек Эльдар Алиев әнисе белән Казанга Бакудан күченеп кайта. Ул вакытта малайга әле бер генә яшь була. Аның Казанда дуслары белән беркайчан да проблемнары булмый. Бары бишенчә сыйныфта Эльдар алтынчы кадет мәктәбенә күчкәч, сыйныфташлары аны «чурка» дип котырта башлый һәм 2011 елны борынын сындыра.

«Комсомольская правда» язуынча, күптән түгел музейга баргач сыйныфташлары Алиевны «Чурканы кыйна» дип аяктан егып типкәли башлыйлар. Нәтиҗәдә, Алиев төрле тән җәрәхәтләре алып хастаханәдә ятып чыга.
XS
SM
MD
LG