Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил мөселманнарны газаплау мәсьәләсен хәл итми"


Тоткарланучы (архив фотосы)
Тоткарланучы (архив фотосы)

25 мартта Чистайда чиркәүләр яндыру һәм Түбән Кама нефтехимия ширкәтенә ракета атуда шикләнелеп тоткарланган мөселманнарның хатыннары Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Иван Китов һәм кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты.

Чистайга әлеге очрашуга кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская белән бергә башта Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның киләчәге әйтелсә дә, чынлыкта анда аның урынбасары гына булган. Бу очрашуда Русиядә мөселманнарны яклау төбәкара комитеты идарәсе рәисе Әлмира Жукова да катнашкан. Аның белән әлеге очрашу турында сөйләштек.

- Әлмира ханым, очрашуда нәрсә хакында сүз барды?

- Мин очрашу белән канәгать түгел, чөнки ике-өч атна элек мин Сабурская янында булган идем һәм аннан тоткарланучы мөселманнар янына ялланган адвокатларны кертмәү мәсьәләсен хәл итәргә сорадым. Бүген барлык җинаять эшләре шул тикшерү комитеты билгеләгән дежур адвокатлар ярдәмендә генә алып барыла.

Сабурская әйтүенчә, ул барлык гаепләнүчеләр янында булган һәм алар шул дежур адвокатлардан канәгать булуын әйткән. Әлбәттә, аларны анда зарланмасыннар өчен куркыталар, яныйлар. Шул ялланган адвокатларны кертеп, алар үзләре алардан баш тартуы турында әйтсен иде. Аларны анда төркем-төркем полиция кул богауларында чыгара, алар, әлбәттә, куркудан “баш тартабыз” дип әйтә.

​Иң кызганычы, Рафаил Зариповка һәм тагын газаплаулар кулланылуы ачыкланган мөселманнарга карата кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил тарафыннан бернәрсә дә эшләнмәгән.

Әлмира Жукова
Әлмира Жукова
Ярар, адвокатлар темасын калдырып торсак та, "Сез газаплауларга бәйле нәрсә эшләдегез?" дидем. Бернәрсә дә эшләнмәгән. Мин канәгатьсезлегемне белдереп бәлкем аның күңелен кайтарганмындыр.

Ялланган адвокатлар эшләгән җирдә төрле шикаятьләр бар, ә дежур адвокатлар булганында бернинди дә хәрәкәт юк. Тоткарланан мөселманнарның хатыннары әйтүенчә, аларның ирләре хәтта бөтенләй белмәгән кешеләрне дә гаепле дип шикаять белдерә һәм тикшерүче биргән кәгазьләрне имзалый.

- Татарстан эчке эшләр министры урынбасары ни диде?

- Министр урынбасары барысын да тикшерү комитетына сылтады. Кыскасы, җитди сөйләшү барып чыкмады.

Мин хәзер күптән түгел билгеләнгән Русия кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилгә мөрәҗәгать итәргә җыенам.

- Мөселманнарның хатыннары теләгәннәрен җиткерә алдымы?

- Әйе, барысын да сөйләде. Сабурская күп очракта аларга ярдәм итә алмавын әйтте. Кыскасы, моның оператив-эзләү эшчәнлеге икәнен белдерде. Әлбәттә, кайбер мәсьәләдә, аның вәкаләтенә карамаучы әйберләр дә бар, әмма без бит нәкъ аңа карый торганны сорадык. Бу адвокатлар мәсьәләсе, газаплаулар һәм шул газаплауларда гаеплеләрне җавапка тарту.

- Ялланган адвокатлар бит кануни нигездә үзләрен тоткарланучылар янына кертүне таләп итә ала?

Сәрия Сабурская
Сәрия Сабурская
- Алар таләп итә дә инде. Кануни нигездә алар полициясез, богауларсыз тоткарланган кеше белән бер тапкыр очрашырга хокуклы, ләкин берсе дә үтәлми. Адвокатлар шикаять итеп мәхкәмәгә дә бирә, мәхкәмә шикаятьне кире кага. Республика югары мәхкәмәсе хәзер шикаятьне яңадан карауга җибәрде. Вакытны сузалар, чөнки анда хәзер нинидидер корал табу, кеше үтерү эшләрен дә бу мөселманнарга кушмакчы булалар. Элек ачылмаган барлык җинаять эшләрне бу мөселманнарга такмачылар кебек. Алар арасында барысын да имзаларга риза булган рухи яктан көчсезләр дә бар бит.

- Сабурская ул мөселманнар янында булгач, аларны газаплаулар турында берәр сүз әйтмәдеме?

​- Газаплауларны белә ул, чөнки анда барганда кемнеңдер хастаханәдә булуын әйтте. Менә нәкъ шул вакытта медицина документлары белән танышырга кирәк иде, чөнки мин Татарстан тикшерү комитеты башлыгы Павел Николаев янында булганда ул Зариповның элек дә бөерләре авыртуы турында әйтте. Хәзер алар инде аны авыру булган дип чыгармакчылар. Җәмәгать күзәтү комитеты вәкилләре бит аның йөри алмавын, газаплаулар булуын раслады. Ул хәттә хәрәкәт итә дә алмаган.

- Киләчәктә нишләргә уйлыйсыз?

- Мин хәзер кеше хокуклары шурасыннан күчмә утырыш оештыруларын сорыячакмын. Алар барысын да күрсеннәр һәм мөселманнарны инвалид ясаган көч структуралары вәкилләренә карата тиешле чаралар күрсен. “Дальний” аларны бернәрсәгә өйрәтмәде, күрәсең.

- Кеше хокукларын яклау комитетына мөрәҗәгать итмәдегезме?

- "Агора" оешмасына бардым мин, әмма аларның бу эшкә алынасы килми, чөнки катлаулы эш, бәлкем басым да бардыр.
XS
SM
MD
LG