Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар мәҗлесе белән татар конгрессы арасындагы килешү мәдәни хезмәттәшлекне генә күздә тота"


Закиров Татарстан депутатлары белән Кырымда февраль азагында булган иде
Закиров Татарстан депутатлары белән Кырымда февраль азагында булган иде

Апрель азагында Кырымтатар мәҗлесе вәкилләренең Казанга килүе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалавы көтелә. Чәршәмбе Кырымда конгресс рәисе Ринат Закиров мәҗлес вәкилләре белән очрашты.

Бүген Акмәчеттә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кырымтатар мәҗлесе вәкилләре белән очрашкан. Анда катнашкан Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин Азатлыкка әйтүенчә, очрашуда икеяклы килешү хакында сүз барган.

“Алар килешүнең үз өлгеләрен алып килде. Элек булган килешү өлгесенә бераз үзгәрешләр керткәннәр. Шулай ук 2014 елга конгрессның чаралары планын алып килгәннәр иде. Безне шул чараларда катнашырга чакыралар, алар исә безнең чараларда катнашырга әзер.

18 майда Кырымда кырымтатарларының сөргенгә сөрелүләренең искә алу чараларында Ринат Закиров һәм Казаннан вәкилләр килер дип көтәбез. Шулай ук безнең монда Хыдырлез бәйрәме булачак. Анда шулай ук Татарстаннан вәкиллекне көтәбез. Алар китергән килешү өлгесен без караячакбыз һәм үзебезнең тәкъдимнәрне кертәчәкбез. Аннары өлгене аларга җибәрәчәкбез. 26 апрельгә алар Кырымтатар мәҗлесе вәкиллеген Туган тел көненә Казанга чакырдылар. Әгәр бернинди көтелмәгән үзгәрешләр булмаса без Кырымтатар мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне Казанда имзаларга әзер.

Али Хәмзин
Али Хәмзин
Мин бу уңай адым дип саныйм. Мондый килешүне 2008 елда ук булдыру күздә тотылган иде, әмма булмый калды. Хәзер исә ул бигрәк тә кирәк, чөнки төрле процесслар бара. Бездә әлеге процееслар ниндидер куркынычлар тудыра”, ди Хәмзин.

Аның сүзләренчә, бу килешү бары тик һуманитар мәсьәләләрне үз эченә алган мәдәни хезмәттәшлекне күздә тота һәм сәясәт белән бәйле түгел.

“Мисал өчен, ана телен өйрәнүдә Казан татарларының да, кырымтатарларының да проблемнары бар, аннары мәдәни алмашулар күздә тотыла. Инде килешү тулаем әзер булгач без аны җәмәгатьчелеккә җиткерербез”, диде ул.
XS
SM
MD
LG