Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Нәүрүз өлкә күләмендә узды


"Умырзая" ансамбле бии
"Умырзая" ансамбле бии

Омскида өлкә күләмендә өч елга бер мәртәбә оештырыла торган Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмне гадәттәгечә өлкә мәдәният министрлыгы һәм Дуслык йорты милли-мәдәни оешмалар катнашында үткәрде.

Быелгы бәйрәм өлкә үзәгеннән 180 чакрым ераклыкта, Марьяновка районындагы Домбай авылыннан ерак түгел бер яланда үтте. Програм буенча бәйрәм театрлаштырылган йөрештән башланырга тиеш иде. Көннең җилле һәм шактый суык булуы сәбәпле йөреш булмады. Тамаша карарга килгән халыкның саны да бер меңгә дә тулмады.

Шулай да бәйрәм билгеләнгән програм белән барды – сәхнәдә җыр-бию, спорт мәйданнарында балалар өчен уеннар, яшьләр өчен спорт ярышлары – ат чабышы, гер күтәрү, көрәш кебек бәйгеләр барды.

Мәдәни програм исә асылда казакъ үзешчән сәнгать коллективлары катнашында булды. Дөрес, програмда татар җыры һәм татар биюенә дә вакыт бирелгән иде. «Умырзая» ансамбле җырчысы Гөлнара Макаревич башкаруында яңгыраган «Яшьлек тавышы» җыры бар халыкның күңеленә хуш килде – тамаша карарга җыелган халыкның һәммәсе биергә төште.
"Нур" ансамбле чыгышы
"Нур" ансамбле чыгышы

"Умырзая"ның биюче кызлары тәкъдим иткән татар кызлары биюе дә көчле алкышлар астында барды. Татар мәдәниятен, төгәлерәге, ике татар җырын өлкәнең Тара районы "Нур" ансамбле тәкъдим итте. Шулай итеп, төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме сәхнәсендә чыгыш ясаган 480 үзешчән артистның 13-е татар булды.
"Умырзая" кызлары
"Умырзая" кызлары

Бәйрәмдә казакъларның тирмәләре, музей әйберләре, милли ризыклары күрсәтелгән иде. Татарлардан Омскиның милли-мәдәни мохтарияте зур булмаган күргәзмә оештырды, кайбер милли атрибутларын, милли ризыгын – чәк-чәген күрсәтте.
Татар утары
Татар утары

Тара районының «Нур» ансамбле һәм шул ук исемдәге мәдәният үзәге чәк-чәктән башка кыстыбый, пәрәмәчләр, өчпочмаклар, каен кайрысыннан эшләнгән һәм чыбыктан үрелгән кәрзиннәр, савытлар да китергән иде.

Бәйрәм ахырында кар ява башлады, тагы да суытты. Халыкта бәйрәм хисе урынына аптырау гына туды кебек. «Умырзая» ансамбле үзешчәне Гөлнара Макаревич сүзләре белән әйткәндә, мондый кыш көнедәй салкында урамда яз бәйрәмен үткәрүдә нинди мәгънә бар икән. Әйтергә кирәк, Гөлнара үзе җырын башкарырга күлмәктә генә чыкты, биюче кызлар исә сәхнә күлмәкләрен мех тоткан якалы кышкы киемнәре өстеннән кияргә мәҗбүр булды.
Бәйрәмгә килгән халык
Бәйрәмгә килгән халык

XS
SM
MD
LG