Accessibility links

Төркиядә YouTubeны яптылар


Төркиядә телекоммуникацияләр департаменты атнакич YouTubeка керүне ябу өчен чаралар күргән. Оешма моны «административ чара» дип атады. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, дәүләт иминлегенә зыян килүгә сылтап моны илнең тышкы эшләр министрлыгы таләп иткән. Массакүләм мәгълүмат чаралары YouTubета Сүриядә хәрби чаралар башлау мөмкинлеге турында сөйләшкән төрек түрәләренең язмасы урын алуы моңа сәбәп булып тора дип саный.

Узган атнада Төркиядә «Twitter»ны япканнар иде. Әнкара мәхкәмәсе бу сүз иреген кыса дигән карар чыгарды. Төркия хөкүмәтенең моны шикаять итәргә 30 көне бар. Әлегә “Твиттер” ябык килеш кала.
XS
SM
MD
LG