Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес хакимияткә вәкилләр карый башлады


Кырымтатар Мәҗлесе вазифага керешү көнендә. 1 ноябрь 2013
Кырымтатар Мәҗлесе вазифага керешү көнендә. 1 ноябрь 2013

29 мартта узган Корылтай карарын үтәп, 30 мартта Мәҗлес Кырым хакимиятенә кырымтатар вәкилләре юлланачакмы- юкмы дигән мәсьәләне карый башлады.

Хәзергә хөкүмәткә, дәүләт шурасына юлланачак вәкилләр исемлегендә дүрт нәмзәт булганы мәгълүм.

Кырым хөкүмәтенең вице-премьер вазифасына Ленур Ислямов, милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе вазифасына Заур Смирнов, дәүләт шурасы рәис урынбасары вазифасына Ремзи Ильясов, милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар булган гражданнар эшләре даими комиссия рәисе вазифасына Сафуре Каджаметова.

Менә шушы намзәтлерне Мәҗлес танылмаган Кырым хакимиятенә тәкъдим итәчәкме-юкмы? Намзәтләрнең өчесе Корылтай делегатлары, икесе – Ремзи Ильясов, Заур Смирнов – Мәҗлес әгъзалары. Әмма вице-премьер вазифасына Корылтай делегаты да, Мәҗлес әгъзасы да булмаган эшмәкәр Ленур Ислямов тәкъдим ителер кебек.

Мәҗлестә булган утырыш хакында Азатлык радиосы Мәҗләс әгъзасы Ремзи Ильясов бәлән сөйләште.

– Ремзи әфәнде, Мәҗлес Кырым хакимиятенә намзәтләрне тәкъдим итәргә булдымы-юкмы?

Ремзи Ильясов
Ремзи Ильясов
– 30 мартта Мәҗләстә бу мәсьәлә буенча тик үзара фикер алмашу булды, карар алынмады.

– Алай булса ни өчен тик дүрт нәмзәт карала? Кырым хакимияте тик моны гына тәкъдим итәме? Шул дүрт урын өченме Корылтайда шул хәтле бәхәс булды? Бу – Мәҗлес хакимияттә катнашырга риза булды дигән сүзме?

– Юк. Анда икътисад министры вазифасы, башка урынбасарлар урыннары да бар.

– Ә ни өчен Мәҗлес тик алар тәкъдим иткән урыннарны гына карый. Ни өчен Мәҗлес үз таләпләрен куймый, мәсәлән хөкүмәт рәисе, йә дәүләт шурасы рәисе, һичьюгы беренче вице-премьер кырымтатар булырга тиеш дип?

– Мин сезнең белен киләшәм, беренче вице-премьер мәсьәләсен күтәрербез дип уйлыйм.

– Мостафа Җәмилев Мәҗлеснең карары хакында нәрсә ди, билгелеме?

– Без төп һәм соңгы карарны 1 апрельда алачакбыз, ягъни Мостафа Җәмилев 31 мартта БМО иминлек шурасында чыгыш ясаганнан соң. Аның сүзе һәм позициясе безнең өчен мөһим. Ул безгә нинди хәбәр китерер, шуңа күп нәрсә бәйле.


Рефат Чубаровның әтисе вафат

30 мартта мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның әтисе Абдураман Чубаров 84 яшендә вафат булды. Бу хакта Мәҗлес утырышы вакытында хәбәр килде. Утырыш туктатылды. Абдураман Чубаров 1931 елда Судак районы, Айсерез авылында туган. Бала чакта әнисеннән мәһрүм кала, әнисенең апасында тәрбияләнә. 13 яшендә Кырымнан сөрген ителә. Ул дүрт малайның атасы иде.
XS
SM
MD
LG