Accessibility links

Мостафа Җәмилев бүген БМО Иминлек Шурасында чыгыш ясый


Мостафа Җәмилев АКШка очар алдыннан Киевта Украина Югары радасында чыгыш ясый
Мостафа Җәмилев АКШка очар алдыннан Киевта Украина Югары радасында чыгыш ясый
Кырымтатар халкының юлбашчысы Мостафа Җәмилев дүшәмбе көнне Нью-Йоркта БМО Иминлек Шурасы утырышында чыгыш ясый.

Аңа кадәр Җәмилевның Украинаның АКШтагы илчесе Александр Моцик, сенатор Джон Маккейн, Вәкилләр пулаты спикеры Джон Бейнер белән очрашуы көтелә. Җәмилев шулай ук Дөньяда тынычлык өчен Карнеги фондында чыгыш ясаячак.

Кырымтатар халкы Корылтаеның 29 мартта узган чираттан тыш сессиясе берничә мөһим карар кабул итте. Шуларның иң мөһиме – кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак үзбилгеләнү турындагы карар.
XS
SM
MD
LG