Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда "Евразия тикшеренүләре: Русия һәм төрки дөнья" белгечлеге ачыла


КФуның төп бинасы
КФуның төп бинасы

КФУның тарих институтында “Евразия тикшеренүләре: Русия һәм төрки дөнья” белгечлеге ачыла. Ислам тарихын, мәдәниятен белгән тарих укытучылары белгечлегенә дә бюджет урыннар артачак.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар белеме һәм тюркология кафедрасы каршында “Евразия тикшеренүләре: Русия һәм төрки дөнья” белгечлеге ачыла.

“Элек бездә мондый белгечлек юк иде. Быел 25 студент кабул итәргә җыенабыз. Уку түләүле булачак. Алга таба, бәлки, бу белгечлеккә дә бюджет урыннары ала алырбыз”, дип белдерде Азатлыкка институт директоры Рамил Хәйретдинов.

Рамил Хәйретдинов
Рамил Хәйретдинов
Аның сүзләренчә, бу яңа белгечлекне үзләштерүчеләргә институт галимнәре белем бирәчәк. “Безнең үзебезнең дә тел белгечләре - лингвистлар бар. Без бу белгечлектә, мисал өчен, Азәрбайҗан, Төркия, Казакъстан һәм башка төрки илләр турында тирән мәгълүмат бирәчәкбез. Ә телләрне өйрәнүгә килсәк, моңа кадәр бездә булдырылган методология нигезендә укытылачак. Бу белгечлеккә галимнәр кирәк дип тапсак, бәлки, башка җирдән чакырырбыз. Бездә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан эшләүчеләр дә бар”, ди Хәйретдинов.

Узган ел бу институттагы төрле белгечлекләр өчен 150 бюджет урыны бирелгән. Быел 204 урын каралган. Моңа кадәр институтта һәр ел саен татар милли юнәлешендәге тарих укытучысы өчен ун бюджет урыны бирелә иде. Быел түләүсез уку урыннары өч тапкыр артачак, белгечлек тә үзгәрә. Ул киләчәктә ислам тарихы һәм мәдәниятен белгән тарих укытучысы белгечлеге дип аталчак.

“Без хәзер тарих белгечлеген киңәйтәбез. Алар ислам өлкәсендә дә белгеч булырга тиеш. Мәктәпләргә дөнья диннәре кертелә башлады бит. Безне бетергән укытучылар бу фәнне дә укыта алачак. Бу белгечлек безнең милли юнәлештә. Студентлар иске татар телен, гарәп телен өйрәнәчәкләр. Алар татарча, гарәпчә һәм кирәк булса фарсыча да яхшы белеп чыгачак", ди Хәйретдинов.

Аның сүзләренчә, исламны белгән тарих укытучылары белгечлегенә 30-35 тирәсе бюджет урыны каралырга мөмкин. Әлегә тәгаенләнмәгән.
XS
SM
MD
LG