Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган “Твиттер”ны яңадан ачу карарын тәнкыйтьләде


Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган илнең конституция мәхкәмәсенең “Твиттер”ны яңадан ачу карарын тәнкыйтьләде. Мәхкәмә “Твиттер”ны тыю ватандашларның фикерләрен белдерү хокукын боза дигән карар чыгарган иде. Эрдоган үзенең хөкүмәтенең мәхкәмә карарына буйсынуын, әмма аның дөрес түгеллеген белдерә.

Пәнҗешәмбе көнне Төркия хакимияте "Твиттер"ны ачты. Эрдоган хөкүмәтендәгеләрнең дә коррупциядә катнашу мөмкинлеге булу турында телефон сөйләшүләре "Твиттер"га куелгач, бу ресурс 21 мартта бөтен ил күләмендә тыелган иде.

Төркия мәгълүмат чаралары бүген иртән YouTube порталын да ачу турында карар кабул ителүне хәбәр итә. Портал узган ай ахырында югарыдагы түрәләрнең Сүриягә хәрби операция оештыру турында сөйләшүләрен яздырган тасма куелганга бикләнгән иде.
XS
SM
MD
LG