Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русиягә каршы янәсе шымчылык иткән алты украиналы тоткарланган


Русия ФСБсы хәбәр итүенчә, илнең төрле төбәкләрендә террор гамәлләре әзерләгән 25 Украина ватандашы тоткраланган. Аларның алтысы Казанда дип белдерелә.

Русиянең федераль иминлек хезмәте белдерүенчә, тоткарланганнар 14-16 март көннәрендә Ростов, Волгоград, Тверь, Орлов, Белгород өлкәләрендә һәм Калмыкстан белән Татарстанда террор оештырырга теләгән.

Тоткарланучылар арасында “Уң сектор” активисты Виталий Кривошеев, “Уң көчләр альянсы” координаторы һәм Киевтагы майданда хөкүмәткә протест белдерүдә катнашкан “Украина милли берлеге” әгъзасы да бар дип әйтелә.

Украинаның 061.ua сайты алты кешенең Казанда тоткарланганын хәбәр итә. Алар Русиядә теркәлгән фирмада мәктәп альбомнары өчен фотога төшерүче булып эшләгән. Теркәлү вакыты бетеп килгәндә, өйләренә кайтырга җыенганда аларны Русия махсус хезмәте тоткарлаган дип яза әлеге сайт.

Әмма ФСБ “Көнбатыш-Көнчыгыш” дип аталган бу фирма күз буяу өчен генә булган, тоткарланучылар Русиядә шымчылык итеп мәгълүмат туплаган дип белдерә.

Казандагыларның 20 мартта тоткарланулары турында берсенең ире Олег Постол 061.ua-га хәбәр иткән. Аның җәмәгате Инга Постол фирмасы Русиядә елга якын эшләгән һәм кайтырга җыенганда тоткарлаулар башланган.

“Башта миграция хезмәте бәйләнә башлаган. Шунда ук мәхкәмә үткәреп, штраф туләтү карары чыгарып, Русиядән китәргә дигән таләп куйганнар. Инга һәм аның хезмәттәшләре анда рәсми теркәлеп эшләсә дә мәхкәмә карарын шикаять итмәгәннәр, тизрәк өйләренә кайтып китү ягын караганнар. Әмма алар Украинага кайта алмады. Хәзер алар Казандагы тикшерү изоляторында утыра һәм аларны берәмләп ФСБга сорау алуга чакырып торалар. Алар куркып калган һәм алга таба нәрсә буласын белмиләр. Тоткарланучыларның берсе – 60 яшьлек хатын-кызның хәле авыраеп киткән, әмма аңа медицина ярдәме күрсәтелмәгән”, дип сөйләгән сайтка Олег Постол.

Русия мәгълүмат чаралары бу хәбәрне үзләренчә күтәреп алды. “Россия” каналы бу Украинадан килеп эшләүчеләр укучыларны түгел, ә Русия хәрбиләре тупланган урыннарын фотога төшерергә һәм Русиядәге радикал төркемнәр белән элемтәләр урнаштырырга тиеш булган дип сөйләде.

Украина тышкы эшләр министрлыгы тоткарлауларга карата әлегә белдерү ясамады.
XS
SM
MD
LG