Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары радасы сепаратизм өчен җәзаны катылаткан канун кабул итте


Украина Югары радасы сишәмбе ил бөтенлегенә куркыныч тудырган һәм ватанны саткан өчен җаваплылыкны катылатучы канун кабул итте.

Кешеләр үлеменә һәм башка авыр хәлләргә китергән гамәлләр өчен җаваплылар биш елдан алып 15 елга кадәр, йә булмаса гомерлек төрмәгә ябыла, дип язылган әлеге канунда.

Дүшәмбе Югары рада спикеры, Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов, илнең көнчыгышындагы Русия яклы чараларга комментар биреп, депутатларны бу канунны кабул итәргә чакырган иде. Украина дошманнары Кырым сценариен тагын уйнарга тырыша, әмма без моңа юл куймаячакбыз, дип ассызыклады ул.

Русия яклы чаралар үткәрүчеләр Харьков һәм Донецкида өлкә хакимияте биналарын, Лугански һәм Донецкида Украина иминлек хезмәте биналарын басып алгач, Украинаның көньяк-көнчыгышында вазгыять катлауланды. Донецкида Русия яклылар “Донецки халык республикасы төзү” декларациясе дә кабул итте.

Сишәмбе “Ягуар” махсус билгеләнү хезмәткәрләре Харьковтагы хакимият бинасын азат итте. 70 кеше тоткарланды. Турчинов сүзләренчә милиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтеп атканнар һәм гранаталар шартлатканнар. Берничә милиция хезмәткәре каты яраланган. Турчинов якын арада башка биналар да азат ителер дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG