Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның элекке экология министры Садретдиновка мәхкәмә башланды


Сишәмбе Казанда Татарстанның элекке экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдиновка мәхкәмә башланды. Тикшерү белдерүенчә, Садретдинов министр булганда дәүләттән килә торган акчага эш башкарылганлыгы турында 5 миллион 764 мең сумлык документлар имзалаган, әмма эш тулы күләмдә башкарылмаган.

Садретдинов 2007 елдан 2010 елга кадәр министр булып эшләде. Вазифасыннан җибәрелгәч җинаять эше ачылганчы ике ел вакыт үтте. Җинаять эше ел ярым тикшерелде. Тикшерү документлары март аенда мәхкәмәгә тапшырылды.
XS
SM
MD
LG