Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Кырымда милли мәгарифне җайга салуда ярдәм итәчәк


Татарстан хөкүмәте кырымтатарларга урта мәктәпләрдә милли телләрен укыту системасын җайга салырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Бахчасарайда үткән киңәшмә вакытында әйтте. Бу киңәшмә Татарстан белән Бахчасарай районы хезмәттәшлегенә багышланган иде.

"Безнең Русия мәгариф стандартларын ничек саклау һәм шул ук вакытта милли мәгарифне үстерү тәҗрибәсе бар", диде Халиков.

14 мартта Русия хөкүмәте Кырымның 14 районын һәм ике шәһәрен багачак Русия өлкәләрен билгеләгән иде. Кырымтатарлар тупланып яшәгән Бахчасарай районы Татарстанга бирелде.
XS
SM
MD
LG