Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Асылъяр" балалар ансамбле Казанда беренчелекне яулады


"Асылъяр" ансамбленең балалар төркеме җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова белән
"Асылъяр" ансамбленең балалар төркеме җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова белән

Казанда балалар һәм яшүсмерләр фольклор коллективлары арасында "Халкыбыз җәүһәрләре" дип аталган регионара бәйге узды. Бәйгедә Ижаудан "Асылъяр" ансамбле катнашып беренче урын яулады.

"Асылъяр" ансамбле башка коллективлар белән чагыштырганда әле күптән түгел оешты. Ансамбльгә бары тик дүрт кенә яшь. Балаларны коллективка тагын да соңрак кабул иттеләр. Кыска гына вакыт эчендэ алар республикада да, хәтта чит төбәкләрдә дә үзләрен танытып өлгерде. Удмуртиядә уздырылган берничә бәйгедә катнашып, җиңү яулады.

Икенче ел рәттән “Асылъяр” ансамбле Казанда “Халкыбыз җәүһәрләре” исемле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенең беренче юлында аталды. Үткән елда алар шушы бәйгедә Гран-при яуласа, быел да “Асылъяр” алдынгылар сафында - беренче урын алып кайтты. Солистлар да дипломнарга ия булды – Гүзәл Нәҗметдинова һәм Ильяс Бәдретдинов өченче урын, Ралина Шакирова икенче, Илнара Гәрәева беренче урын алдылар.

Гүзәл Нәҗметдинова ансамбльгә өченче ел йөри. Ул рус мәктәбендә белем ала. Әнисе кызының туган телендә аралашып, татар моңнарын белеп үсүен тели. Шуңа да Гүзәлне ансамбльгә дә яздырган, башка татар телендәге чараларда катнаштыра. Гүзәл күптән түгел сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә дә җиңүчеләр сафында булды.

"Асылъяр" ансамбленең нәни кызлары
"Асылъяр" ансамбленең нәни кызлары
Ансамбльнең төп юнәлеше балаларны халкыбызның борынгы көйләре, йолаларыбыз, уеннарыбыз белән таныштыру. Әмма бүгенге заман үзгәрешләрен дә исәпкә алып эш итәләр коллектив җитәкчеләре. “Балалар өчен язылган җырлар күп түгел. Аларны бөтен балалар коллективлары башкара. Үзебезнең йөзебез булсын дип күп тырышырга кирәк”, дигән фикердә ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова.

Йолаларга килгәндә, аларны да онытмыйлар. Коллективның җитәкчесе Лариса Гайнетдинова үткән елда Нәүрүз бәйрәме күренешен сәхнәләштерүләрен, халкыбыз уеннарын да балалар белән үзләштерүен әйтте.

Балаларны татар халкының җырлары белән таныштыру, аларның үзенчәлекле башкару алымнарын аңлату өчен бик күп эшләргә туры килә. Нәтиҗәдә, балалар әби-бабалары башкарган җырларга яңа сулыш бирә дисәк бер дә арттыру булмас. Рәсимә апа Гәрәева оныгы Ильнараны ансамбльгә йөртә. “Алар җырлаганда яшьлегемне искә төшереп утырам, оныгым бүген без 40-50 ел элек җырлаган көйләрне өйрәнә. Сөенәм, безнең дәвамчыбыз бар”, ди Рәсимә Гараева

Репетициягә килгән өлкән буын балалар башкарган җырларны рәхәтләнеп тыңлый. Оныкларының үзләренә дәвамчы булуларына сөенә.

Ралина Шакирова
Ралина Шакирова
Ансамбльнең иң яшь әгъзасы - Ралина Шакирова. Аңа биш яшь. Кызчык икенче ел коллективта зурлардан калышмыйча бии дә, җырлый да. Яңа өйрәнгән җыры белән Ралина Шакирова Казанда чыгыш ясап, икенче урын алды.

Дүртенче ел ансамбльгә йөрүче кызлар арасында - Ләйсәния Имамиева. Мәктәптә дә яхшы укый, репетицияләргә йөрергә дә җитешә. Мәктәптәге чараларда да еш кына чыгыш ясарга туры килә икән аңа.

Альбина Миңнемөхәммәтова кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән. Шуңа да үзе белгәнен балаларга бирергә омтыла. Аларга классик биюләрне дә, халык биюләрен дә өйрәтә. Аңа балалар белән эшләргә җиңел булмаса да, ошый икән. Халык биюләреннән тыш егетләр кызыклы итеп джаз мелодиясенә бии.
"Асылъяр" ансамбле чыгыш ясый
"Асылъяр" ансамбле чыгыш ясый

XS
SM
MD
LG