Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевкә Төркиянең Җөмһүрият ордены бирелде


Төркия президенты Абдулла Гул (с) һәм Мостафа Җәмилев
Төркия президенты Абдулла Гул (с) һәм Мостафа Җәмилев
Бүген Төркия президенты Абдулла Гүл кырымтатар милли юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә Төркиянең Җөмһүрият Нишаны дип аталган дәүләт бүләген тапшырды.

Гүл бу тантана вакытында чыгыш ясап, Җәмилевнең бөтен тормышын халкын ватанына кайтаруга һәм аларның хокуклары өчен көрәшкә багышлавын белдерде, Төркиядә бик күп кырымтатары яшәгәнен искә алды.

Төркиядә Җәмилевне Абдулҗемил Кырымоглу буларак беләләр. Бүген үз чыгышында Украина Югары радасы депутаты Мостафа Абдулҗемил Кырымоглу Кырымның Русия тарафыннан яулап алынуы, Украинадагы авыр хәлләр турында сөйләде. Русиянең Украинада киеренкелек һәм авыр чордан файдаланып Кырымны үзенә кушып куюы 1944 елгы сөргенне хәтерләтә, диде Җәмилев.

"Белүегезчә, сөрген фаҗигасында халкыбызның яртысын югалттык. 70 ел узгач янә безнең җирләргә Русия танклары керде. Бүген 1944 ел түгел. Бүген бу золымга меңнәгән кеше каршы чыга. Авыр чорда Төркия дә читтә калмады, Украинага ярдәм кулы сузды", диде Җәмилев.
XS
SM
MD
LG