Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәдитчелек конференциясе үтте


Казанда җәдитчелек конференциясе үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:25 0:00

18-19 апрель көннәрендә Казанда җәдитчелек хәрәкәтенә багышланган конференция оештырылды. Төркия, Кырым һәм Татарстан галимнәре катнашында узган чарада Шиһабетдин Мәрҗәни, Муса Җаруллах Бигиев һәм Ризаэтдин Фәхреддин эшчәнлекләре тикшерелде.

Конференцияне оештыручылардан, галим Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, мондый чаралар төрек һәм татар галимнәрен бер юнәлештә уйландырырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә җәмгыять шәхесләргә күбрәк игътибар итә башлады.

"Конференциянең асылы -- шәхесләргә күбрәк игътибар юнәлтү һәм аларны яңача бәяләүдән гыйбәрәт. Хәзерге заманда аларның фикерләренең зарурлыгын, актуальлеген аңлау һәм бу фикерләрне бәяләү кирәк. Һәм бу фикерләрне безнең җәмәгатьчелеккә җиткерү кирәк.

Совет заманында безгә шәхесләребез юк, бар нәрсәне халык массалары гына хәл итә дип әйтеп килделәр. Безне шуңа күнектерделәр. Ләкин шул массаның эчендә аерым шәхесләр дә булуын хәзер инде без аңлый башладык шикелле. Алар төрле, алар бер-берсеннән аерылып торалар. Без алардан үрнәк алырга тиеш. Шулар арасыннан Шиһабетдин Мәрҗәни, Муса Җаруллах, Ризаэтдин Фәхретдиннән бүген без үрнәк алабыз икән, бу шәхесләр юкка гына җәдитчеләр дип аталмыйлар.

Җәдит -- яңа дигән сүз. Бу шәхесләр яңалык алып килүчеләр булган. Без бүгенге көндә яңалыкка мохтаҗ. Безнең җәмгыять йокыга киткән, битарафланган. Шуңа күрә безнең җәмгыятькә тарихи үрнәкләр нинди дә булса бер импульс булырга тиеш", дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.
XS
SM
MD
LG