Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: «Кырым мәчетләрендә мөселманнарны Русия ФСБсы күзәтә»


Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Украинаның «Пятый канал»ына белдерүенчә, Русия ФСБсы хезмәткәрләре Кырымда мәчетләрдә мөселманнар артыннан күзәтү алып бара.

«Мисал өчен мәчетләрдә ачыктан-ачык ФСБ хезмәткәрләре тора һәм алар мөселманнарның сакаллары озынлыгын, кемнең ни дәрәҗәдә дингә бирелүен күзәтә. Күрәсең шуның нәтиҗәсендә кайбер кешеләр үзеннән-үзе ислам радикаллары исемлегенә керәдер», диде ул.

Җәмилев шулай ук Кырым самооборонасын кырымтатарларына физик көч куллануда гаепләде. Бу хакта «Взгляд» яза.
XS
SM
MD
LG