Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Татар дозор" квест-уены

21 апрельдә Казанда "Татар дозор" квест-уены узды. Барлыгы алты такым Казанның Бауман урамы, Кирмән буе, Татар бистәсе, Меңъеллык паркы, Сукно бистәсе һәм башка урыннарда булды. Яшьләр төрле биремнәрне үтәүдән тыш, юлларындагы кибетләргә кереп татар теле кулланылышын күзәтте һәм элмә такталардагы татарча язуларны тикшерде. Түбән Кама шәһәреннән килгән кызлар биремнәрне үтәп билгеләнгән урынга иң беренче булып килеп җитте.

XS
SM
MD
LG