Accessibility links

Кайнар хәбәр

Георгий тасмасы: сепаратизм, патриотизм, бизнес


Элек Георгий тасмасы Бөек ватан сугышы ветераннары белән бәйле булса, хәзер ул Кырымны Русиягә кушу, Украинаның көнчыгышында Русия яклы сепаратист хәрәкәт, төрле патриотик чаралар белән чуалган.
Элек Георгий тасмасы Бөек ватан сугышы ветераннары белән бәйле булса, хәзер ул Кырымны Русиягә кушу, Украинаның көнчыгышында Русия яклы сепаратист хәрәкәт, төрле патриотик чаралар белән чуалган.

Украинада Георгий тасмасын таккан сепаратистларны мыскыллап “колорадлар” дип атый башлаганнар. Ә Русиядә кызгылт сары һәм кара төсләрендәге атрибутика патриотизмны арттырудан тыш, маркетингта да кулланыла.

Көнчыгыш Украинадагы Русия яклы сепаратистлар көчәеп килгәндә, украиннар аларга “колорадлар” дигән мыскыллы кушамат тапкан. Бу украиннарның вазгыятькә карата фикерен яхшы ачыклый.

“Колорадлар” кушаматы, билгеле, бәрәңге яфракларын ашап авыл хуҗалыгына зыян салучы Колорадо коңгызыннан килә. Украиннар Георгий тасмаларын таккан сепаратистларны шул бөҗәкләр белән чагыштыра.

Соңгы вакытта Георгий тасмасының мәгънәсе үзгәрә бара. Элек ул Бөек ватан сугышы ветераннары белән бәйле булса, хәзер тасма Кырымны Русиягә кушу, Украинаның көнчыгышында Русия яклы хәрәкәт, төрле патриотик чаралар белән чуалган. Донецки, Славянски шәһәрләрендәге хәрби киемнәр кигән сепаратистлар билгеләүче тамгалар такмый һәм Мәскәү белән нинди дә булса рәсми элемтә булуны кире кага. Шулай да Русия яклы икәнен күрсәтер өчен Георгий тасмаларын беркетә.


Бу Мәскәүнең үзенә дә файдага: кызгылт сары һәм кара төсләрендәге тасмалар таккан кешеләрнең Киев хөкүмәте белән көрәшүен ул Бөек ватан сугышы стилендәге “фашистларга” каршы көрәш сыман күрсәтә. Нәтиҗәдә Русия халкының күп өлеше да Кремльнең Украинага карата сәясәтен хуплый.

Украиннар өчен Георгий тасмасы һәм Колорадо коңгызы уртаклыгы төстә генә түгел. Совет чоры пропагандистик плакатларыннан күренгәнчә, бакчаларны чорнап алган бу бөҗәкләрне “империалист”, “оккупантлар” белән чагыштырганнар.

Салкын сугыш чоры Колорадо коңгызына каршы кампания үрнәге
Салкын сугыш чоры Колорадо коңгызына каршы кампания үрнәге
Әлеге коңгыз иң элек АКШның Колорадо штатында түгел, ә Невадада барлыкка килүе хәбәр ителә. Совет территориясендә беренче тапкыр Икенче дөнья сугышы алдыннан күренә башлаган. Бөҗәкләр Европага Американ армиясе белән күчкән диюче версияләр бар.

Азык-төлек дефициты кичергән Варшау килешүе илләре Колорадо коңгызының күбәюен АКШның үзәк тикшеренү идарәсенең совет авыл хуҗалыгын юк итер өчен корылган махсус планы дип атады. Хакимиятләр бөҗәкләрне бетерүгә юнәлтелгән киң программа башлый: пропагандистик плакатлар ясала, мәктәп балаларын дәрестән азат итеп бәрәңге бакчаларына алып баралар, бөҗәкләрне җыйдырып бензинга яки спиртка салалар.

“Колорадлар” бүген Украинада да барлыкка килгәч, халык совет чорындагы кебек үзенчәлекле кампания башлады. Интернеттагы рәсемнәр украиннарны Кырым, Харьков, Донецки шәһәрләрендә Колорадо коңгызлары таралуы турында “хәбәр итә”.


Күптән түгел Украинаның бишенче каналында чыккан бөҗәкләрне үтерүче реклама украиннарда көлке уятты. Президентлыкка намзәт булган Петр Порошенко каналы Колорадо коңгызларын үтерергә вәгъдә иткән инсектицид дару рекламалый. Бу очракта сүз чыннан да бакча бөҗәкләре турында барса да, хәзерге вазгыятькә карасаң, биредә Донецкидагы “колорадлар” белән бәйләнеш күрү авыр түгел.


Урта Азиядә

Урта Азиядә Георгий тасмасына караш төрле. Мәсәлән, Кыргызстанның кайбер хәрби бүлекләрендә гаскәрләргә тасмалар тагып йөрү боерылган. Хәрбиләр сүзләренчә, бу аларның ватанпәрвәрлеген арттыру өчен кирәк.

Социаль медиада исә тасмага каршы кампания бара. Активистлар, кызгылт сары һәм кара төсләрендәге Георгий һәм Владимир тасмасы Русия империясендә 1896 елда Урта Азияне яулап алу өчен бирелгәнен искә төшерә.


Русиядә

Русиядә Георгий тасмасына караш, билгеле башкача. Быел, киң патриотик кампания кысаларында, әлеге атрибутика аеруча киң таратылачак һәм кулланылачак. Тасмаларны тарату акциясе инде 10нчы ел үткәрелә. Волонтерлар Җиңү бәйрәме алдыннан дөньяда якынча 100 млн Георгий тасмасы тараталар. Аны хәтта космоска да алып менәчәкләр. Татарстанда исә якынча 250 мең тасма өләшәчәкләр.

Русия эшмәкәрләре дә патриотизм дулкынында Георгий тасмасын маркетинг максатларында куллана. Җиңү атрибутикасын кибет киштәләрендә еш очратырга була.

Ләкин Георгий тасмасын тагу Русиядә күрәсең, үз мәгънәсен сала. Кайбер чакта кызгылт сары һәм кара төсләрендәге “патриотизм” менә мондый дәрәҗәләргә барып җитә.
XS
SM
MD
LG