Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымга кайтучы Җәмилевне Мәскәүдә кире борганнар


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Киевтан Мәскәү аша Кырымга кайтучы Мостафа Җәмилев Мәскәү һава аланында паспорт контроленнән үткәрелмәгән.

Җомга көнне Киевтан Мәскәүгә килгән Украина Югары радасы депутаты, Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев Акмәчет очкычына кертелмәгән. Акмәчет хәзер Русия эчендәге рейска саналганга Җәмилев һәм аның белән бергә булган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Аслан Өмәр Кырымлы Русия чик буендә паспорт контролен үтәргә тиеш булган. Җәмилевкә “Русиягә керү тыелган”, дип әйтелгән.

Җәмилев һәм Аслан Өмәр Кырымлы кире Киевка кайта.
Җәмилевкә Кырымнан киткәндә тапшырылган кәгазь
Җәмилевкә Кырымнан киткәндә тапшырылган кәгазь

19 апрель Җәмилев Кырымга машинада килгән иде. 22 апрельдә Кырымнан киткәндә аңа "Русиягә керүне тыю турындагы кисәтү" тапшырылган. Документта имзалар да, мөһерләр дә юк, Җәмилевкә 2019 елга кадәр Кырымга керү тыелуы турында язылган.

Җәмилев, бернигә дә карамастан, Кырымга кайтачагын әйткән иде. 18 май кырымтатарларының депортация көнендә ул барлык татарларны Кырымга чакырды. Халык депутаты Җәмилев кырымтатарларның җыенны үз байраклары астында уздырырга теләгәннәрен ирештерде.

"18 май көнне Русия яклы көчләр Русия байракларын күтәреп чыкса, матәм җыенына килгән халыкның реакциясе кискен булачак", диде Җәмилев.
XS
SM
MD
LG