Accessibility links

Кайнар хәбәр

Риза Фазыл: "Безнең жиңү әле алда"


Риза Фазыл
Риза Фазыл

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл Русия президенты Владимир Путиннан Җиңү бәйрәме белән котлау алган. Язучы сүзләренчә, ул аны кабул итмәгән.

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл Азатлык радиосына "Миңа Путиннан хат килде, мине җиңү бәйрәме белән котлый" дип хәбәр итте. Нинди җиңү дигән сорауга "Аларның җиңүе белән. Безңең җиңү әле алда", диде ул. Без Риза әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Риза ага, ни өчен Путин хат җибәреп сезне котлый икән, адресыгызны ничек тапканнар?

– Мин Путинга милли автономиябезне торгызыгыз дигән таләбемне фейсбуктан язып жәбәргән идем.

– Фейсбукта адресыгыз юк бит.

– Табалар алар.

– Тагын кемгәдәр килгәнме мондый хат?

– Буләк итеп 550 сум да китердәләр.

– Бу котлаү беләнме?

– Юк, аерым почтадан.

– Ә моны сез ничек аңлатыр идегез?

– Алар инде зыялыларны кулга алу өчен мондый бер жест ясыйдыр, шуның өчен аны эшлиләрдер. Бәйрәм белән котларлар, тагын нәрсәдер эшләрләр үзләрен таныту өчен.

– Ә сез моны кабул итәсезме?

– Юк, без моны кабул итмибез. Мин әйттем бит, безнең җиңу әле алда булачак. Безнең милли дәүләтчеләгебезне торгызсалар, без карар идек нәрсә булачагын.

– Ә менә сез Путинга милли автономияне таләп итеп хат яздыгыз, димәк сез аңа ышандыгыз?

Путин котлавы
Путин котлавы
– Мин ышандым аңа, аның әйткәненә ышандым, ул ике тапкыр реабилитация итәргә кирәк, реабилитация ахырына хәтле ясалырга тиеш диде, ләкин без аннан автономия таләп итмәдек, мөрәҗәгать итмәдәк.

– Без дигәнегез кем ул?

– Кырымтатарларның лидерлары, җитәкчәләре, мәҗлесләре. Халыкның, милли хәрәкәтнең башыннан төп таләбе – халыкны Кырымга кайтару, кырымтатар дәүләтчәлеген торгызу иде.

– Путин реабилитация хакында фәрман чыгарды бит.

– Реабилитация фәрман белән булмый. Моңа канун булырга тиеш, әммә без барып таләп иткән булсак бәлки канун да чыгарыр иде. Еламаган балага имчәк бирмиләр.

– Ләкин әле соң түгелдер?

– Соң түгел, әммә эшләмибез. Йөрибез байраклар күтәреп.

– Ни өчен сорамыйбыз, таләп итмибез? Ә бәлки мәҗлес таләп итәдер, сез белмисез генә?

– Аны белмим. Ни өчен безнең җитәкчәләр моны эшләми белмим. Дәүләтчелегебезне торгызырга кирәк дип Корылтай карар кабул итте. Ә аны кем торгызачак, димәк, дәүләткә мәрәҗәгать итәргә кирәк, минемчә. Кем булса булсын, Украина буламы, Русия буламы дәүләтчәлегебезне бирсеннәр, бу безнең төп максатыбыз. Аны таләп итеп алмак кирәк кемнән булса да.

– Кырымда Русия кануннары эшли башлады. Кырымдагы тормышта төрле үзгәрәшләр башланды. Мәсәлән, Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмиләр. Сез моны ничек бәялисез?

– Мондый хәлләр даими дәвам итәчәк, башка нәрсәләр дә эшләячәкләр, башкача басымнар ясалачак. Канун кабул ителмәгәнчә мондый нәрсәләр булачак, чөнки алар безгә дошман, алар безгә көн күрсәтмәячәкләр. Тик канун кабул ителеп, дәүләтчәлегебез торгызылса ул вакыт без үзебезне коткара алабыз.

– Дошман дисез. Дошман кырымтатарларның дәүләтчелеген кайтарамы соң?

– Кырымны тотып алганнан соң бәлки аларга да бу кирәктер үзләрен күрсәтү өчен. Үзләрен аклау өчен бәлки мондый бер нәрсә эшли алыр иделәр, без таләп иткән булсак. Мин шулай уйлыйм.

– Әммә таләп итәргә вакыт бар әле...

– Вакыт бар. Бер вакыт та соң түгел, әммә эшләргә кирәк, эшләү өчен кеше кирәк.

– Сез дәүләтчелек хакында Путинга язган хатка җавап килдеме?

– Юк.

– Димәк, менә аларның мөнәсәбәте.

– Алла белә, бәлки мин язган хат аның кулына барып та җитмәгәндер. Безнең җитәкчәләребез бар, мәҗлесебез бар, бу эш рәсми рәвештә эшләнергә тиеш, барырга кирәк. Путин Җәмилевне чакырды. Ләкин бу сөйләшүдән бернәрсә дә чыкмады.

– Ни өчен?

– Чөнки безнең җитәкчеләребез Украинаны яклыйлар. Украинаны яклаган урында халыкның максаты уртага куелмый шикелле.

– Кырымтатар халкының максаты?

– Әйе. Халыкның максаты – дәүләтчелекне торгызу. Бу таләп уртага куелмый. Украина алдына да бер вакыт та куелмады бу таләп.

– Ә сәбәбе нәрсәдә икән?

– Алла белә. Мин белмим. Сәбәпләрен эзләп утырмыйм, алар үзләре беләдәр. Аллага ышанабыз, иншаала алга таба, һәрхәлдә өмет итәбез, нинди юл белән булса да бу эштә булыр.
XS
SM
MD
LG