Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: Мәҗлес эшчәнлеге тыелса, эш тукталмаячак


Кырымтатарлар юлбашчылары Мостафа Җәмилевне чик буенда каршы ала. 3 май 2014
Кырымтатарлар юлбашчылары Мостафа Җәмилевне чик буенда каршы ала. 3 май 2014
Кырымтатарлары юлбашчысы, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев, Мәҗлес эшчәнлеге тыелса да, эш тукталмаячак, дип белдерә.

“Кырымның үзешчән хакимияте кырымтатарларның мәҗлесе бинасын ябарга, лидерларны кулга алырга мөмкин, ул вакытта җитәкчелеккә башкалар сайланачак. Әгәр Мәҗлеснең офисын япсалар, яшерен һәм ярым яшерен эшчәнлек алып барылачак”, дип белдере Җәмилев Киевта үткән матбугат очрашуында. Бу хакта Facebook-та Ләйлә Мөслимова язды.

Русия аннексияләгән Кырым прокуратурасы экстремист эшчәнлектә гаепләп Кырымтатар Мәҗлесесе эшчәнлеген тыю белән янады.

Якшәмбе Кырым прокуроры Наталья Поклонская бу хакта мәҗлес җитәкчесе Рефат Чубаровны кисәтте. Прокурор, әгәр күрсәтмәләр үтәлмәсә, Русиядә мәҗлес эшчәнлеге тыелачак, дип белдерде.

Чубаров документны Поклонскаядан кырымтатар телендә укуны таләп итте, әмма прокурор бу сүзләрне санга сукмады. Чубаров документ копиясен дә алмаган.

3 майда биш меңләп Кырым татары Украина чиге буендагы хәрбиләр кордонын өзеп юлбашчылары, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилевне каршы алырга барды.

Русия хакимиятләре Җәмилевкә биш елга Кырымга керүне тыйган иде. Русия яклылар Акмәчеткә юлны бикләде, Җәмилев Кырымга керә алмады.

Аннексияләнгән Кырымның үзешчән хөкүмәте җитәкчесе Сергей Аксенов кырымтатарларның бу гамәләренә хокук саклаучылар кискен бәя бирәчәк диде. Ул Җәмилевне Кырымдагы вазгыятьне тотрыксызландыруда гаеләде.
XS
SM
MD
LG