Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Тукайны искә алдылар


Тукайга багышланган кичә
Тукайга багышланган кичә

Ижауда олуг шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган "Ягез, бер дога" дип аталган кичә үтте.

Муса Җәлил исемендәге китапханәдә үткән бу кичәгә язучылар, үзешчәннәр, әдәбият яратучылар – барысы да чакырганга түгел, йөрәк кушуы белән килгәннәр.

“Тукай китаплары булганга күңелем тарта бу китапханәгә, килгән саен алам, укыйм”, ди “Бәхет” ансамбле гармунчысы Феликс Мансуров. Шагыйрь Ринат Батталовка рус мәктәбендә укырга туры килсә дә, Тукай шигырьләрен ятлап үскән, хәзер үзе әдип. “Тукай миңа үрнәк, аңа ошатып язарга тырышам, әмма уздырып булмый, Тукай – Тукай инде ул!” ди.

Кичә әңгәмә рәвешендә барды – катнашучылар “Тукай һәм дин” дигән темага фикер алышты. Шагыйрь Гыймран Сафин Тукайның дингә кагылышлы юллар булган шигырьләрен кабат укып чыккан. “Шагыйрь динне түгел, надан ишаннарны тәнкыйтьләгән. Тукай ул – мулла малае, генетик яктан дингә каршы була алмый, исламга мәхәббәт һәм хөрмәт аның канында. “И, туган тел, синдә минем иң элек кылган догам – ярлыкагыл диеп үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! ” шундый юлларны язган шагыйрь дингә каршы була аламы соң?” ди Гыймран Сафин.

Кичәнең иң яшь катнашучылары – 116нчы бакча балалары булды. Алар “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштергәннәр. “Татар теле Тукайдан башлана бит ул. Дәресләрдә без иң беренче “Туган тел” шигырен өйрәнәбез, аннары ел дәвамында башкаларын укыйбыз”, ди бакчаның татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

Кичә бөек шагыйрьнең рухына дога кылу белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG