Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә ветераннарны тәбрикләделәр

Сугыш һәм тыл ветераннары бәйрәмендә
Сугыш һәм тыл ветераннары бәйрәмендә

Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.

"Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарыбызны бүләкләү, аларны тәбрикләү безнең өчен традициягә әверелде, - дип сөйләп китте бу турыда казыят җитәкчесе мөфти Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. - Ә болай өлкәкүләм бәйрәмне икенче тапкыр уздырабыз. Монда сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган йөзләгән өлкәннәребезне чакырдык. Аларга бүләкләр әзерләдек. Мөдәррис Юлдашев һәркемне хаҗдан алып кайткан зәм-зәм суы белән сыйлады, ветераннарга 100 грамм урынына изге суны бирү - бик күркәм күренеш булды. Соңгы ветеран һәлак булса да, бәйрәмне үткәреп торырбыз, аларның батырлыгын һич онытмабыз".

Бәйрәмгә килгән сугыш ветераннары Сәгыйр Хөсәенов, Хәмис Абайдуллин, тылда Җиңү өчен көрәшкән Мотыйгулла Гыйсмәтуллин, Гыйламетдин Ногманов, Сорур Хәлилова, Зәйтүнә Рәхмәтуллина, Люция Хәбибуллина, Нурҗиһан Хәйруллина, Хәдичә Абайдуллина һәм ветеран балалары, тыныч тормышта мактаулы хезмәт итүчеләр, Герой ана исеменә лаеклар өчен үзәк артистлары эчтәлекле концерт програмы әзерләгәннәр. Алып баручыларның һәркайсысы белән таныштырып китүләре өчен дә, оештыручыларның чәй өстәле әзерләп сыйлауларына да, авыл-район җитәкчеләренең бәйрәмгә килү мөмкинлеген тәэмин итүләренә дә, җырлау-биючеләргә дә, матди ярдәм күрсәткән эшкуарлар Нуретдин Ибраһимовка, Реваль Хөснетдиновка - үзләренә күрсәтелгән игътибар, хөрмәткә бик шатланып, чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр кунаклар.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгечләре, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, бүгенге тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр, өлкәдә бүгенге көндә 1,5 мең тирәсе генә сугыш ветераны калды, аларга кадер-хөрмәт күрсәтик, диделәр.

Вафатларны искә алып бер минут тынлык игълан ителде.

Төмәндә ветераннарны тәбрикләделәр

Акъяр авылы тыл һәм хезмәт ветераннары
1/12 Акъяр авылы тыл һәм хезмәт ветераннары
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Герой ана Венера Бикшанова
2/12 Герой ана Венера Бикшанова
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Җитәкчеләр тәбрикли
3/12 Җитәкчеләр тәбрикли
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Каскаралар
4/12 Каскаралар

Мөдәррис Юлдашев зәм-зәм суы белән сыйлый
5/12 Мөдәррис Юлдашев зәм-зәм суы белән сыйлый
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Сугыш ветераны Сәгыйр Хөсәенов белән тыл ветераны Нурҗиһан Хәйруллина
6/12 Сугыш ветераны Сәгыйр Хөсәенов белән тыл ветераны Нурҗиһан Хәйруллина
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Сугыш ветераны Хәмис Абайдуллин
7/12 Сугыш ветераны Хәмис Абайдуллин
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Тачетдинов Яхъятдин һәм Соловьев Михаил
8/12 Тачетдинов Яхъятдин һәм Соловьев Михаил
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Туганнары Яхъятдин Тачетдиновның кабере янында
9/12 Туганнары Яхъятдин Тачетдиновның кабере янында
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Тынычлык алып килүчеләр<br />
&nbsp;
10/12 Тынычлык алып килүчеләр
 
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Ялутор районы өлкәннәре
11/12 Ялутор районы өлкәннәре
Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.
Яркәүләр
12/12 Яркәүләр

Previous slide
Next slide

– Болай безне бергә җыеп, чәйләр эчерүләренә, матур концерт күрсәтүләренә бик шатландык. Үзебезне дә күрсәтеп, кеше дә күреп кайттык. Безне дә кешегә санап чакыруларына чиксез рәхмәтлебез, татарлар шулай бердәм, бай яшәсеннәр, тынычлык булсын, - дип таралыштылар әби-бабайлар.

Икенче көнне 70 елдан соң гына туганнары каберен эзләп тапкан Сталинградны саклауда батырларча һәлак булган Яхъятдин Тачетдинов истәлегенә туган авылындагы мәктәпкә истәлек тактасы куелды һәм үзе яшәгән урамга аның исеме бирелде. Сугышта “Яков” дип йөртелгән снайпер-чик сакчысының каберен эзтабарлар табып, туганнарына хәбәр итәләр.

Җиңү көне алдыннан “Этнос” балалар үзәгендә дә әби-бабайларыбыз белән очрашу үткәрелде. Ялутор районының Бумаер авылында сугышта һәм тыныч тормышта Җиңүне якынайтучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
XS
SM
MD
LG