Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куликово сугышы тамашасы Болгар тыюлыгында узмаячак


Татарстан митрополиясе Куликово сугышы тамашасын уздырудан баш тартты. Аның Болгар тыюлыгында үтәчәге билгеле булгач социаль челтәрләр бу чараның мөселманнар өчен изге саналган Болгар каласында уздыруны урынсызлыгы турындагы язулар белән тулды.

Митрополия "төрле сәбәпләр аркасында тарихи тамаша кичектерелә", дип белдерде.

Спасс районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов элегрәк Азатлыкка казаклар һәм чиркәү фестиваленең төп өлешенең "Икмәк музее" янындагы фестивальләр үткәрелә торган мәдәни комплекс – ачык эстрадада булачагын әйткән иде. Соңыннан аның стадионга күчерелүе хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG