Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение бәйгесендә Австриядән "сакаллы хатын-кыз" җиңде


Кончита Вурст
Кончита Вурст
Копенһагенда тәмамланган Евровидение бәйгесендә Австриядән Кончита Вурст исемле сакаллы хатын-кыз кыяфәтендә җырлыган җырчы җиңүче дип аталды. Элегрәк ул Том Нойвирт исемле ир-ат буларак чыгыш ясый иде.

Икенче урында Нидерландтан The Common Linnets төркеме. Өченче урында Швециядән Санна Нильсен.

Русияне вәкиллек иткән игезәк Толмачевалар җиденче урынны алды. Русиягә бирелгән тавышлар игълан ителгәндә, ярымфиналда шикелле, залда ризасызлык шаулавы ишетелде.

Белешмә. Евровидение бәйгесе 1956 елдан бирле уздырыла. Анда Европа тапшырулар берлегенә (EBU) кергән 46 илнең вәкилләре катнаша.
XS
SM
MD
LG