Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилевне каршы алган кырымтатарлар 700 мең сум штрафка тартылды


Кырымтатарлар чик буенда Мостафа Җәмилевне каршы ала. 3 май 2014
Кырымтатарлар чик буенда Мостафа Җәмилевне каршы ала. 3 май 2014
3 май көнне милли лидерлары Мостафа Җәмилевны каршы алырга чик буена барган өчен кырымтатарларны җавапка тарту дәвам итә. Кырымтатар мәҗлесе юристы Тейфук Гафаров белдерүенчә, Кырымдагы мәхкәмәләр 55 эшне караган, ә штрафлар 700 мең сумнан арткан.

Гафаров әлеге җаваплылыкка тарту карарларының шикаять ителәчәген әйтә. Ул милләтәшләрен яннарында адвокат булмаган вакытта сорау алганда бер сүз дә сөйләмәскә чакыра.

3 майда Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмәделәр. Кырымтатарлар чик буенда Армянскида протест чарасы үткәрде.

Соңыннан Кырымның янәсе-прокуроры Наталья Поклонская мәҗлес рәисе Рефат Чубаровка “экстремист эшчәнлек алып баруга юл куймау” турында кисәтү укыды, мәҗлесне ябу һәм эшчәнлеген тыю белән дә янады.

Бу хәлләрдән соң мәхкәмәләр Җәмилевне каршы алу чарасында катнашканнарга унар мең сум штраф түләтү карарлары чыга башлады. Җәмилев үзенең хокукларын Европа мәхкәмәсендә яклаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG