Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең эре һөнәр берлекләре эш ташлады


Сома шәһәре хастаханәсе янына җыелган халык
Сома шәһәре хастаханәсе янына җыелган халык
Төркиянең эре һөнәр берлекләре илнең көнбатышындагы күмер базында булган фаҗига нәтиҗәсендә бүген эш ташлады.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Сома шәһәрендәге күмер базында шартлауда кимендә 282 кеше һәлак булган. 120 кеше хәбәрсез югалган. Аларның җир астында чыга алмый калу мөмкинлеге дә бар. Күмер базына төшә торган урынны иминлек көчләре саклый. Һәлак булганнарның туганнарына һәм зыян күрүчеләргә психологлар ярдәм күрсәтә.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган бу каза өчен хөкүмәт җаваплы дип гаепләүне кире какты. Кичә ул каза урынына килгәч бәрелешләр булып алды. Һәлак булганнарның туганнары Эрдоган машинасын камап, аның хакимияттән китүен таләп итте.

Анкара һәм Истанбулда Эрдоганның китүен таләп иткән демонстрантларга каршы полиция яшьләндергеч газ һәм суаткычлар кулланды.
XS
SM
MD
LG