Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгы Казанда да билгеләнде


Кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгы Казанда да билгеләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

Сөргененең 70 еллыгы Казанда да билгеләнде

Казанда кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгы уңаеннан ике чара узды. Татар милли хәрәкәте вәкилләре матәм митингы уздырды. "Азатлык" яшьләре 300ләп агач утыртты.

18 май көнне Кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгын Казанда да билгеләп уздылар. Сәяси золым корбаннары һәйкәле янында татар милли хәрәкәте вәкилләре матәм митингын уздырды.

"Ике сәгатькә якын дәвам иткән чарада кырымтатарлар сөргене турында сөйләнде, Кырым һәм Татарстан арасындагы вазгыятькә бәя бирелде, Кырым һәм Татарстан арасын ныгытырга кирәклеге әйтелде”, ди чарада катнашкан "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

Митинг сөрген вакытында үлгән кырымтатарлар рухына дога кылу белән тәмамланды.

Алдагы көнне "Азатлык”" берлеге яшьләре сөргеннең 70 еллыгы уңаеннан Иске Казан тарихи тыюлыгында 300ләп агач утырткан иде.

"Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин кырымтатарларга теләктәшлек белдереп март аенда ялгыз пикетлар уздырган иде. Әлеге чара өчен аңа һәм тагын берничә кешегә карата административ эш ачылды.
Митингтан күренеш
Митингтан күренеш
XS
SM
MD
LG