Accessibility links

"Милли фирка белән эшләү Татарстанга зыянга"


Европалы Татарстан блогыннан рәсем
Европалы Татарстан блогыннан рәсем

Казан Милли фирка оешмасы белән аралашуны дәвам итсә, республика кырымтатарларны бөтенләй югалтачак, ди Европалы Татарстан блогының авторы.

Кырымтатар сөргененең 70 еллыгы алдыннан Русия президенты Владимир Путин Сочида кырымтатар җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде. Анда катнашучылар арасында Мәҗлес эшенә аяк чалып килүчеләр шактый иде, шул исәптән Милли фирка оешмасы вәкилләре.

Путинның Мәҗлес вәкилләре белән түгел, ә нәкъ “йомышлы” кырымтатарлар белән очрашуы аңлашыла. Рефат Чубаров җитәкләгән Мәҗлес Кырым кризисы башыннан ук Мәскәүгә каршы кырыс позиция тота. Милли фирка вәкилләре белән Кырымга барган Татарстан делегациясе дә очрашулар уздырган иде.

Казанның Милли фирка кебек оешма белән эш итүе - зур хата, дип саный Европалы Татарстан блогы авторы Артур Хаҗиев.

Артур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогы баш мөхәррире
Артур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогы баш мөхәррире
​“Үзен Милли фирка дип атаган берничә кеше кырымтатар халкы каршында бернинди хөрмәткә дә лаек түгел. Бу оешма белән эшләргә тырышу Татарстанның мәнфәгатьләренә каршы гына түгел, ә бөтенләй зыянга”, - диде Хаҗиев Азатлыкка.

“Кырымтатарларның 99 проценты арасында “хыянәтче” статусына ия булган әлеге кешеләр “кырымтатар элитасына” әверелер дип көтәсе юк. Моңа өметләнү - хаталану”, - ди ул.

Милли фирка оешмасы Кырымны Русиягә кушуны уңай кабул итте. Аның вәкилләре Мәскәүнең кырымтатарларга карата барган сәясәтен хәзер дә хуплап килә. Кырымтатар халкы лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаровны алар дошман итеп күрә һәм еш кына тәнкыйтьләп тора.

“Соңгы вакытта Татарстанның кайбер мәгълүмат чараларында инде берничә тапкыр Милли фирка оешмасы кешеләренә сүз бирделәр. Бу борчулы күренеш”, - ди Хаҗиев.

Милли фиркага Кырым аннексиясе өчен бүләк бирелә
Милли фиркага Кырым аннексиясе өчен бүләк бирелә
“Әлеге башлангыч мәгълүмат чараларының үзенеке түгел, ә Татарстан хакимияте алып барган эшчәнлек икән, Кырым юнәлешендә сәясәтнең бөтенләй дә дөрес алып барылмаганын әйтергә мәҗбүрбез”, - ди күзәтүче.
XS
SM
MD
LG