Accessibility links

LifeNews журналисты ялганлавын таныды


LifeNews хәбәрчеләре Олег Сидякин (с) һәм Марат Сайченко
LifeNews хәбәрчеләре Олег Сидякин (с) һәм Марат Сайченко

Украина хәрбиләре тарафыннан кулга алынган журналист Марат Сайченко чикне узганда чын максатын яшерүен таныды. Путин LifeNews хәбәрчеләрен тоткарлауны тәнкыйтьләп чыкты. Киев Сайченко һәм Сидякинны “террорчылар” белән эш итүдә гаепләп, сак астында тота.

Интернетта Кремль яклы LifeNews телеканалы хәбәрчесе Марат Сайченконың видеобелдерүе пәйда булды. Журналист Украинага килгәндә чик сакчыларына сәфәренең чын максатын әйтмәвен таный.

Сайченко һәм тагын бер хәбәрче Олег Сидякин 18 майда Украин хәрбиләре тарафыннан кулга алынган иде. Киев аларны “террорчылар” (хакимиятләр Украина көнчыгышындагы Русия яклы сепаратистларны шулай дип атый) белән хезмәттәшлек итүдә гаепли. LifeNews бу гаепләүләрне кире кага.

Кичә Украина милли иминлек һәм саклану шурасы секретаре урынбасары Виктория Сюмар хәбәр иткәнчә, LifeNews хәбәрчеләре хәрәкәт иткән машинада зенит комплекслы ракеталар тапканнар.

Ничек ике журналист Русиянең ике медиа-гигантын таныды?

LifeNews оештырган кампания ярдәмендә әле вакыйга Русия эчендә дә, тышында да зур гаугага әверелде. АКШ дәүләт департаменты Киев версиясен таныса, Русия президенты Владимир Путин гаепләүләрне “сафсата” дип атап, журналистларны иреккә чыгарырга чакырды.

Танылган журналистлар вакыйгаларга карата фикерен болай белдерделәр.


LifeNews-тагы коллегаларын Познер да яклап чыкты.

Шактый зур гауга ике медиа-гигант - Эхо Москвы һәм News Media башлыклары Алексей Венедиктов һәм Арам Габрелянов арасында купты.

Эш шунда ки, Эхо Москвы сайтындагы блогларда бер украин журналисты Александр Горобецның язмасы чыкты. Ул анда LifeNews журналистлары “террорчылар” белән эш итү генә түгел, ә хәтта идарә итә дип белдерә. Үз сүзен дәлилләп ул видео урнаштыра. Атышларны күрсәткән һәм LifeNews тамгасы төшкән язмада видеооператор сугышчыларга боерыклар бирә, кайда һәм кемгә атырга икәнен әйтеп тора.

LifeNews ягы бу гаепләүләрне кире какты һәм видеоязманы сугышчыларның берсе бирде дип белдерде. Ләкин бу блог язмасының Эхо Москвы сайтында чыгуы телеканал җитәкчелегенең яхшы гына ачуын чыгарган, күрәсең. Гәрчә, андагы блогларның радио хезмәткәрләренә мөнәсәбәте булмаска да мөмкин.

Шуннан соң Венедиктов белән Габрелянов твиттерда мөнәсәбәтләрен ачыклый башлый.

Журналистларны Көнбатыш та яклап чыкты

ОБСЕ (Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы) матбугат иреклеге вәкиле Дунья Миятович Киевны журналистларны тоткарлау өчен тәнькыйтьләде һәм аларны иреккә чыгарырга чакырды.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы да хәбәрчеләрне кулга алуны тәнкыйтьләп аларны иреккә чыгаруны таләп итте.

Кризис дәвамында Украиндагы Русия яклы көчләр дә журналистларны урлады, һөҗүмнәр оештырды.

18 майда Акмәчеттә кырымтатар журналисты Осман Пашаевны “самообороначылар” урлап алып киткән иде.

Новая газета журналисты Павел Каныгинны Русия яклы сепаратислар әсирлектә тоткан иде.

Шулай ук Vice News басмасының американ журналисты Саймон Островскийның Русия яклы сепаратистлар тарафыннан урлап алып кителүе зур гауга чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG