Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Cабантуйларны ел саен Европа мәдәни башкаласында уздыру кирәк"


Быел Европа Сабан туе Ригада уза
Быел Европа Сабан туе Ригада уза

7 июнь көнне Ригада беренче тапкыр Европа Сабан туе узачак. Аны оештыручылар Европа татарлары бер-берсе белән мөмкин кадәр күбрәк очрашырга тиеш дип саный.

Латвия татарлары бу көннәрдә Сабантуйны оештыру эшләре белән мәшгуль. Анда катнашырга теләк белдерүчеләр көннән-көн арта икән. Бу хакта Латвия татар-башкорт мәдәни оешмасы рәисе, Латвия президенты каршындагы милләт мәсьәләләре шурасы әгъзасы Зөфәр Зәйнуллин белән сөйләштек.

Зөфәр әфәнде беренче Европа Сабан туена килергә теләк белдерүчеләр күпме?

– Әлегә чит илдән һәм Русиядән 300дән артык кеше киләчәген раслады. Ул саны тагын да артыр дип уйлыйм.

Бәйрәм кайсы җирдә оештырыла?

– Ул Риганың нәкъ үзәгендә урнашкан Верман бакчасында үтәчәк. Әлеге урынны сайлау юкка түгел, без милли горурлыгыбыз булган Сабантуйны башка милләтләргә дә танытырга телибез.

Бу беренче Европа Сабан туе диелсә дә, чынлыкта ул унынчы Балтыйк буе Сабан туе, чөнки 2005 елны Латвия, Литва, Эстония илләре арасында шундый Сабантуй булдырдык һәм бер-беребезгә кунакка йөрдек. Әкрен генә башкалар да кушыла башлады. Беренче чиратта Польша кушылды. Сабантуйлар узучы илләр алмашынып торды. Менә хәзер инде аны Европа Сабан туе итеп үткәрергә булдык.

Сабантуйны Европаныкына, федераль, авыл һәм тагын күптөрлегә бүлү нәрсәгә кирәк дип саныйсыз?

– Без бары җирлекне, ягъни Европада яшәүче татарларны истә тотып шулай дип атадык. Татарстанда бит авыллардан районнарга, районнардан Казанга Сабантуйга киләләр, монда да нәкъ шулай. Без бик теләп Казан Сабан туена кушылыр идек, әмма Русиягә бару өчен визалар кирәк. Күпләрнең моңа финанс мөмкинлеге дә юк.

Зөфәр Зәйнуллин
Зөфәр Зәйнуллин
Без Сабантуйны бүлмибез, без аны киңәйтәбез генә. Инде тиздән халыкара Сабантуй булачак, чөнки Балтыйк илләреннән тыш, Бельгия, Швеция, Калининград һәм тагын башка күп кенә илләрдән киләчәкләр. Бу татарлар өчен бик мөһим, чөнки саннарыбыз күп түгел һәм җыелып матур итеп бәйрәм итү бик кирәк. Мондый урыннарда танышу, аралашуга зур игътибар бирелә. Безнең яшьләр үзара тыгыз элемтәдә тора. Латвия яшьләр үзәге рәисе Европа татар яшьләре оешмасын булдырды һәм инде аларның корылтае да үтте. Алар бит бер-берсе белән танышып кына калмый, татар гаиләләре булдыра, татар рухы арта. Беренче корылтайда яшьләрнең барысы да татар телен өйрәнүгә килеште.

Европа татар Сабан туена Татарстаннан да кунаклар киләчәкме?

– Әйе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булачак. Мәдәният министры, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре көтелә. Әлбәттә инде артистлар, Әлмәт драма театры вәкилләре киләчәк.

Миңнехановның килүе шулай ук Сабантуйның дәрәҗәсен күтәрәчәк. Анда бит Латвия хакимияте җитәкчеләре дә киләчәк. Миңнеханов бик энергияле кеше һәм аны бәйрәмдә күрү бик күңелле.

Сабантуй кысаларында Европа татарлары альянсы утырышы да узарга мөмкин, диелгән иде.

– Юк бу чара булмаячак. Безнең бит Европа татарлары берлеге дигән башка оешмабыз бар. Ул рәсми теркәлмәгән, шулай да без барлык Сабантуйларны шуның нигезендә уздырып килдек. Альянсны инде аннары өстән кушу нигезендә башка актив татарлар булдырды.

Димәк бу ике аерым оешма булып чыга.

– Әйе. Безнең фикеребезчә, андый оешмалар күп булса булсын, әмма шундый зур бәйрәмнәрне бергәләп оештырырга кирәк.

Латвиядә дә ике татар оешмасы бер-берсе белән тату эшләми дип беләм. Икенче оешма Сабантуйга киләчәкме?

– Мин ул оешмадагы Илдус әфәнде Сабитовка һәм Ринат Ахуновка Сабантуйны бергәләп уздырырга тәкъдим иттем. Алар берничә бәйге оештырачак. Аллага шөкер, барыбыз да бергә булачакбыз.

Чехия дә ел саен Сабан туе уза
Чехия дә ел саен Сабан туе уза
Берничә бәйге дигәннән, Сабантуйда нинди програм каралган?

– Cабантуйның тантаналы ачылышы көндезге уникедә булачак. Миңнехановның иртә белән Латвия дәүләт эшлеклеләре белән очрашуы каралган һәм аннары ул Сабантуйга киләчәк.

Миңнехановның бәйрәм белән котлавыннан соң концерт программасы һәм уеннар башланачак. Шәһәр үзәгендә ат чабышлары уздырып булмый, әмма көрәш булачак. Бәрән инде хәзердән үк хуҗасын көтә. Көрәштә Татарстаннан да, җирле спортчылар да катнашачак.

Батырга нәрсә биреләчәк?

– Безнең диаспора бик зур түгел, шуңа бик кыйммәтле бүләкләр алырга мөмкинчелегебез юк. Мөгаен бүләккә зур телевизор бүләк итәрбез.

Татарстан бу чарага акча бирмиме?

– Татарстан безгә бирергә тиеш түгел. Артистлар җибәрүләре өчен дә зур рәхмәт. Без сорамыйбыз да, үзебезнең көчкә ышанып үткәрәбез. Ярышларда җиңүчеләргә зур бүләкләр бирелмәсә дә, алар истә калырлык булачак.
Европада бит һәр елны мәдәни башкала билгеләнә. Быел Рига сайланган. Киләсе елга ул башка кала булачак. Без Европа Сабан туен шул Европа мәдәни башкаласы итеп билгеләнгән шәһәрдә билгеләү яклы. Сабантуй Европа буйлап атларга тиеш. Без башкаларга да - Бельгиягә дә, Лондонга да кунакка барырга телибез. Ничек тә булса безгә бергә җыелырга кирәк.

Әмма финанс яктан барысының да Сабантуй уздырырга мөмкинчелеге юк бит.

– Шуңа күрә Сабантуйга килгән һәр ил үзләре белән берничә ярыш һәм анда җиңүчеләргә бүләкләр алып килергә тиеш. Бу бик яхшы гадәт булачак. Кабул итүче тарафка да җиңелрәк. Без инде шулай эшләдек. Литвада Сабантуйда үзебез ярышлар уздырып бүләкләрне дә алып брдык. Яшәү һәм юл чыгымнары да үзебезнең хисапка иде.

Быел бу оештыру эшләре ничек башкарыла?

– Безнең бу эшләр белән яшьләр бүлеге инде бер айдан артык шөгыльләнә. Һәр вәкиллек өчен кунакханә алынган. Аны килүчеләр үзләре түли, әмма без тәүлегенә 15-25 евролык кунакханәләрне аерабыз. Алар бик уңайлы, шул ук вакытта арзан да.

Сабантуйдан соң кич белән берәр програм булачакмы?

– Яшьләр очрашуы һәм дискотка булачак. Без бу тәҗрибәне Литва татарларыннан алдык. Аларның татар кичәләренә сабыйлардан башлап инде шактый өлкәннәр дә килә. Яшьләр таныша, өлкәннәр сөйләшеп утыра. Шулай итеп яңа гаиләләр туа. Юкса без инде Европада югалачакбыз. Дөресен генә әйткәндә ана телебезне югалтачакбыз. Татар гаиләсе оешса инде мондый куркыныч янамый.
XS
SM
MD
LG