Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хакимиятенә керү: Ильясов ашыкканмы, соңга калганмы?


Ремзи Ильясов
Ремзи Ильясов

Путин белән очрашуда катнашкан Ремзи Ильясовның Кырым дәүләт шурасы рәисе урынбасары итеп билгеләнүе күп сораулар тудырды. Азатлык Ильясов белән әңгәмә тәкъдим итә.

Озак еллар Мостафа Җәмилевның урынбасары булган, Мәҗлес рәисе урынына Рифат Чубаровның көндәше саналган Ремзи Ильясов кырымтатарларның иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләренең берсе саналганга, аның Мәҗлескә каршы булучылар рәтендә Сочида Русия президенты Владимир Путин белән очрашуы, соңыннан Кырым дәүләт шурасы рәисе урынбасары итеп билгеләнүе каршылыклы реакция тудырды. Ремзи Ильясов Азатлык сорауларына үзе җавап бирә.

– Ремзи әфәнде, Сез вице-спикер итеп билгеләнгәч, Рифат Чубаров "Ильясов ашыккан", диде. Сез бу адым Мәҗлес белән киңәшләшеп эшләнде дидегез. Сез чыннан да Мәҗлес белән сөйләшкән идегезме?

– Мин башкача әйтер идем. Без ашыкмадык, без соңга калдык. Минем хакимияткә вице-спикер буларак керүем инде ике ай элек Мәҗлес утырышында хупланды. Соңгы тапкыр 5 май Чубаров бу вазифага "иң тәҗрибәле намзәт буларак Ильясов билгеләнергә тиеш", диде. Мәсьәләне 18 майдан соң хәл итәргә килештек.

Безнең хакимияткә керүебез минем Дәүләт шурасы вице-спикеры итеп билгеләнүеннән генә башланмады бит. 4 апрель Ленур Ислямов вице-премьер, Заур Смирнов Республиканың милләтләр комитеты рәисе итеп билгеләнде. Район мәҗлесләре әгъзалары арасында шул ук район хакимиятләрендә эшләүчеләр бар. 14 апрель Мәҗлес карары белән тагын яңалары билгеләнде. Мине вице-спикерлыкка тәкъдим итү - шул процессның чираттагы адымы. Дәүләт шурасында гына Кырым кануннары кабул ителә. Кырымтатар программасына бюджет акчалары Дәүләт шурасы карары белән бүленә, бу кирәкле адым иде.

– Рифат Чубаров Сезнең бу вазифага билгеләнүне Мәҗлес утырышында күтәрдеме?

– Әлбәттә, ул мине иң тәҗрибәле белгеч, дип бәяләде. Мине президиумга кертү мәсьәләсе берничә утырышта һәм мөрәҗәгатьтә телгә алынды.

– Алайса ни сәбәпле ул Сезне "ашыккан" диде соң? Бер яктан, Мәҗлес Сезне хакимияткә кертү мәсьәләсен хәл иткән булса, икенче яктан, бу адымны ясауның вакыты дөрес булмагандыр? Бәлки Чубаров шуңа каршыдыр?

– Аның бу сүзләрен мин аңлый алмыйм. Белмим сәбәпләрен.

– Мәҗлес әгъзалары бу хакта белми икән, карарлар кабул итүгә зыян салган аңлашылмаучанлык бар дигән сүзме бу?

– Моны мин Чубаров белән күзгә-күз очрашканда 14 май көнне үк әйттем. Мәҗлес рәисе хакимиятләр белән очраша, карарлар кабул итә. Аның ул карарларының дөреслегенә шик белдерүче юк, әмма без белмибез алар турында. Нәрсә турында сөйләшә алар? Нинди планнар кора? Безгә әйтелми. Нәтиҗәле карарлар кабул итеп максатларга ирешер өчен Мәҗлес әгъзаларының болардан хәбәрдар булуы шарт.

– Ни өчен Сез бу мәсьәлне Чубаров белән генә очрашуда күтәрәсез, Мәҗлес утырышына чыгармыйсыз?

– Бу әдәп мәсьәләсе. Мине Чубаровка каршы дип санамасыннар өчен. Күзгә-күз берничә тапкыр очрашканда мин берничә проблеманы телгә алдым. Моның максаты бары тик ул проблемаларны чишү иде. Мин аны барлык башлангычларында да яклап килдем, гәрчә аның белән вак мәсьәләләрдә дә сәгатьләрчә бәхәсләшергә теләге булган кешеләр күп. Тагын бер тапкыр кабатлыйм - бу безнең милли үзидарә проблемасы. Моны кырымтатар җәмәгатьчелеге инде күп еллар әйтеп килә.

Путин белән очрашу

– Путин белән очрашуга бардыгыз. Делегациядә Мәҗлеснең тагын ике әгъзасы бар иде. Сезнең анда баруыгызга реакция каршылыклы булды. Чубаров баруыгызны белдеме?


– Чубаров бу очрашу турында хәбәрдар иде.

– Очрашуга кадәр белдеме, аннан соң хәбәр ителдеме аңа?

– Мин аның белән очрашуга кадәр сөйләштем. Белүемчә, Мәҗлеснең калган ике әгъзасы да Сочига киткәнче аның белән сөйләшкән. Президент (Путин) безнең белән сөргеннең 70 еллыгы уңаеннан кайгы уртаклашу өчен очрашуын әйттем. Очрашу рәвеше протокол нигезендә түгел, ирекле булачагын аңлаттым.

– Путин белән очрашуга барырга Сезгә кем тәкъдим итте?

– Очрашу, аңлавымча, Путин тәкъдиме белән узды. Мине Путинның Кырымдагы вәкиле Олег Белованцев чакырды.

– Шәхсән үзегез бу очрашуга нинди ният белән бардыгыз?

– Мин анда Дәүләт шурасы рәисе урынбасары буларак бардым. Барганда мине бернинди дә шура яки "эшче төркемнәр" төзелмәячәк, дип ышандырдылар. Мин шулай ук, ни өчен исемлектә вице-премьер Ленур Ислямов, Рифат Чубаровның булмавын сорадым. Ислямов 18 май искә алу чараларына әзерлек белән мәшгуль, диделәр. Чубаровның чакырылмаганын әйттеләр.

– Путин белән очрашуда Мәҗлескә каршы булган кырымтатарлар чакырылган иде. Моның сәбәпләрен ничек аңлата аласыз?

– Белмим, очрашуга кем барачагын кем хәл иткәндер. Бәлки президент хакимияте эше булгандыр ул. Мин аңа катнашмадым.

– Ни өчен берегез дә Путин алдында Акмәчеттә 17 һәм 18 май көнне ел да үтә торган матәм йөрешенең быел тыелуы мәсьәләсен күтәрмәдегез? Чараларның тыелачагын белдегезме Сез?

– Карар кабул ителгән булуын белмәдем, гәрчә шулай була алачагын чамаласам да. Без инде Сочига килеп җиткәч әле билгесез иде. Алай да мин Аксенов, Константинов, Белованцев каршында бирдем бу сорауны. Аксенов, Чубаров белән сөйләшәбез, ул барысын да белә, борчылмагыз, диде. Минем, Чубаров нәрсә белә, дигән сорауга, Аксенов, янә, "Чубаров белә, халыкка ул барысын да аңлатачак", диде. Сочидан кайтканда бөтен Кырым буйлап матәм җыеннарының тыелуын белдек. Шунда ук Аксенов белән сөйләшүләр башладык. Чубаров белән Аксенов 16 май министрлар шурасында очрашырга тиеш иде. Анда шулай ук Билялов, Смирнов катнашты. Мин хәлем начар булуы сәбәпле бара алмадым.

– Мостафа Җәмилев – Сез озак кына аның урынбасары да булып тордыгыз – Мәҗлес әгъзаларының Русия һәм Кырым хакимиятләре белән очрашуына кискен каршы булуын белдерде. Шул ук вакытта Җәмилев мартта үзе Миңтимер Шәймиев белән очрашты, ярты сәгать Путин белән телефонда сөйләште. Аннан соң Чубаров, Путин белән очрашырга кирәк, диде. Бу хакта ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә сөйләшкән. Димәк, кемгәдер очрашырга ярый, кемгәдер юк, булып чыгамы?

– Корылтай Җәмилевкә халыкара очрашуларда кырымтатарлар исеменнән катнашу вәкәләте бирде. Мин аны хөрмәт итәм, ул үз миссиясен башкара. Ул хакимиятләр белән хезмәттәшлек итмәү позициясен алган, ләкин тирә-якта нәрсә булып ятканын күрәсез бит. Мәҗлес үз карарлары чынбарлыктан чыгып хәл итә.

Мәҗлеснең башка әгъзалары да хәл ителәсе мәсьәләләр чыккан саен рәис белән аерым очрашып тора, Мәҗлес рәисе ул мәсьәләрдә карарлар кабул итә. Минем боларга шигем юк. Без Путин белән очрашачагыбызны Чубаровка әйттек. Ул безгә аны тыймады, каршы да килмәде. Хәзер безне нәрсәдәдер гаепләү әдәпсезлек, дип саныйм. Мин үземнең анда барачагымны яшермәдем. Мәҗлес әгъзалары да Путинга әйтергә теләгән бөтен әйберне әйтте. Шул санда Җәмилевнең Кырымга кертелмәвенә ризасызлык та белдердек. Иң кискен итеп бу мәсьәләне Сакъ районы мәҗлесе рәисе Эскендер Билялов үз чыгышында күтәрде. Сакъ районы мәҗлесе Путин белән очрашуны хуплады. Боларның барысы турында да мин Чубаровка әйттем.

(Дәвамы бар)

Әңгәмәнең икенче өлешендә Ремзи Ильясов Кырым тирәсендәге соңгы вазгыятьтә Татарстан җитәкчелегенең роле турында фикерләрен әйтәчәк.
XS
SM
MD
LG