Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хезмәт хакы бурычы 135 миллион сумга җиткән


Татарстанда 2014 елның маена хезмәт хакы бурычы 135 миллион сумны тәшкил итә. Ел башында ул 123 миллион сум булган.

Идел буе федераль төбәкләре арасында Татарстан хезмәт хакы бурычы нигезендә беренче урында тора. Русия төбәкләре арасында Татарстанны бары тик Мурмански һәм Камчатка гына уздыра.

Шул ук вакытта атна саен диярлек Татарстан хокук саклаучылары хезмәт хакы түләмәүче оешма җитәкчеләренең җавапка тартылуы турында мәгълүмат биреп тора. Бу хакта «Бизнес Online» хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG