Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленур Ислямов вице-премьер вазифаларын башкаручы урыныннан азат ителде


Кырым республикасы дәүләт шурасы Кырымтатар мәҗлесе тарафыннан тәкъдим ителгән Ленур Ислямовны вице-премьер вазифаларын башкаручы урыныннан азат иткән. Аның урынына бу вазифага парламент мәҗлескә оппозициядә булган оешма җитәкчесе Руслан Бальбекны куйган.

«Без бер кешенең эшчәнлеген карадык, хәзер икенчесенекен карыйбыз. Шуның нәтиҗәсендә бу урынга берәр кешене куячакбыз», диде Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Григорий Иоффе.

Аның сүзләренчә, Кырым хөкүмәтендә мәҗлесне тәкъдим иткән Ислямов аның сәяси яктан бер карашлы булуын күрсәтүче гамәлләр кылган.

«Күбрәк Кырымнан сөрелгән халыкларның икътисади проблемнарына игътибар бирергә кирәк иде», диде Иоффе.
XS
SM
MD
LG