Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крганов “Татар әлифбасы һәм язма мирасы көне”н булдыру тәкъдиме белән чыкты


Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие, Русия иҗтимагый пулаты әгъзасы Әлбир Крганов Татарстанда һәм Татар конгрессы югарылыгында, “Татар әлифбасы һәм язма мирасы көне” дип аталган истәлек көнен булдыруны сорый.

“Татарстанда һәр елны 26 апрельдә туган тел көне зурлап уздырылуын, Татарстан дәүләт телләрен үстерү буенча аерым программалар эшләнелүен һәм аларда югарыда телгә алынган мәсьәләләр чагылыш табуын беләбез. Әмма, “Татар әлифбасы һәм язма мирас көнен аерым билгеләп узу, күтәрелгән мәсьәләләргә тагы да игътибарны җәлеп итәр иде.

Үз чиратыбызда без, дин әһелләре, әлеге чараны уздыруда, шушы бәйрәмнең концепциясен, программасын эшләүдә, аны тормышка ашыруда үзебезнең ярдәмебезне күрсәтергә әзерлегебезне тәсдыйклыйбыз”, ди Крганов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка язган мөрәҗәгатендә.
XS
SM
MD
LG