Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәби тел һәм диалектлар


Себер авылы кешесе
Себер авылы кешесе

Нәрсә ул "әдәби тел" һәм "диалектлар"? Диалектның аерым грамматикасы булырга тиешме? Булса, аны мәктәптә укытырга кирәкме? Бәхәсле мәсьәлә.

Татар әдәби теле Казан һәм Казан арты "диалект"ына нигезләнеп төзелгән, тик аның да төгәл копиясе түгел. Гомумән, әдәби тел – махсус төзелгән ясалма тел ул, татарларда гына түгел, бөтен халыкларда да шулай. Әдәби телдә, әйтик, математика һәм физика терминнары бик күп: "вакланма, тапкырчыгыш, җылысыешлык" кебекләр гади халык сөйләшә торган диалектларда бөтенләй дә булмый.

Шуннан, һәр диалектка (себертатар, мишәр, типтәр, минзәлә, казан, әстерхан, көнбаеш-башкорт һәм башкаларга) "грамматика" төзеп, шулар буенча укыта башласаң, нәрсә килеп чыга? Әдәби телне укыту бөтенләй калмаячак бит. Ә бөтен китаплар, гәзит-журналлар, шигырьләр, җырлар әдәби телдә басыла, радио-телевизор әдәби телдә сөйли бит инде, аларны хәттә "минзәлә татары" гына да авырсынып аңлый башлар, ә себер, әстерхан татарлары бөтенләй аңламас булыр. Һәр диалектка ("яңа милләт"кә) барысын да яңабаштан корырга тотынсаң – әйтеп торасы да юк ниләр булып бетәсен.

Диалектлардан аерым "тел" яисә хәттә "милләт" ясау белән я татар халкын таркатып бетерергә маташучы дошманнар, я җыен авантюрист-тилеләр шөгыльләнә. Башкортстанда "көнбаеш башкорты милләте" ясау белән бик каты болышалар, Әстерхан татарларын "нугай"га әйләндерәләр (юкса нугай теле үзе татар теленең әлләни ерак китмәгән бер диалекты булып тора), мишәрләрне Мөхәммәт Миначев бер карасаң "мишәр милләте" дип, икенче карасаң "мишәр дә татар" дип саташтыра.

Ә себер татарларын "аерым милләт" итү коткылары белән 90нчы еллар башында Булат Сөләйманов дигән берәү күтәрелеп чыгып дөнья болгата башлады. Шул елларда әле исән булган элекке, төпле белемле татар галимнәренең кайсы моңа "тилерү" дип кенә карады, кайсы "укытканда белмәгәнбез кем булып китәсен" дип ачуланды. Ә тегеңә нәрсә – зыялылар тиргәгән саен даны дөньяга сибелә бит, кем иде дә, кем булып китте. (Бүген килеп инде портретларын мәктәп классларында эләләр!)

Җитмәсә, Мәскәүдән "вак этносларга матди ярдәм" дә мул гына вәгъдә ителде, чын тормышта да кайберәүләргә шактый "тамды" бугай. Бүген килеп менә берәүләргә "грамматика" һәм арытаба "мәктәп дәреслекләре" язарга өр-яңа, сөрелмәгән эшчәнлек кыры җәелеп ачылды. Черегән агачны корт баса, диләр – менә шушы була инде ул.

Диалектларга бүлә башласаң – һәр авылның үз диалекты, хәттә бер авылның ике очында ике диалект булырга мөмкин, без аны да беләбез. Әйтик мәсәлән, безнең якта бер урамда тавыкларны "ти-ти-ти" дип, икенче урамда "кет-кет-кет" дип, өченче урамда "теп-теп-теп" дип чакыралар. Сүз уңаеннан әйтим бер бик ирмәк нәрсәне дә: ике күршенең берсе, әйтик, тавыкларын "ти-ти-ти" дип чакыра, ә икенче күрше, үзе шул ук нәсел-токымнан булса да, күрше тавыклары "аңлап" читән аша очып кермәсен өчен юри "теп-теп-теп" дип чакыра – һәм тавыклар үз татарчасын аңлый, күрше чакырганга керми.

Бер идеяне дә актык чиккә терәргә ярамый, диалектларны "милләт" дип аеру начар булган кебек, үзе аермачык милләт булуга җитешкән халыкларны "диалект" читлегенә бикләү дә ялгыш булыр иде. Борынгы заманда бербөтен "татар-башкорт" халкы булган, шуннан әкренләп татар һәм башкорт халыклары аерымланган, моны бүген танымаска мөмкин түгел, әгәр җенле фанатик булмасаң.

Башкорт теленең бик әйбәт үз граматикасы бар, ә сүз байлыгы хәттә татар теленнән баерак (чөнки һәр сүзне гарәпчәгә тукып утыручы "минәлләкем" муллалары азрак булган). Мин үзем башкортча яхшук сөйләшә беләм, тик аларның фонетикасы бик үзенчәлекле, туган теле татар булган кешегә дөп-дөрес итеп әйтеп бетерүе кыен, шуңа күрә, башкорт белән сөйләшә башлар алдыннан: "Мин башкортса һөйләйем, тик үзем татар", – тип искәртеп куям. Иллә мәгәр, башкорт белән башкортча сөйләшсәң, ул чит-ят җирдә үз телендә сөйләшкән өчен шул тикле хушлана, күзеннән яшьләр атылып чыгарга мөмкин. Шуннан инде ни сорасаң шуны бирә, тик безгә дә бит әзрәк горур башкорт каны катнашкан – сорамыйбыз.

Һәм без үзебез дә шундый – үз ягыбыздагы урыс, чуаш, марилар белән татарча сөйләшкәндә перәме рәхәт-күңелле була торган иде. Ул марига-чуашка начар сүз әйтсә дә ачуланып булмый иде, үз татарыңа ачуланган кебек.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG