Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексиягә 65 ел тулганда 29 уйгыр террорда гаепләнде


Өремчедә шартлаудан соң иминлек чаралары көчәйтелде
Өремчедә шартлаудан соң иминлек чаралары көчәйтелде

Өремче базарында шартлаудан соң 29 кеше террор һөҗүмен оештыруда гаепләнде. Көнчыгыш Төркестан шәһәрләрендә Кытай хәрбиләре тора.

Быел Кытайның Синҗан-уйгыр автоном төбәгендәге уйгыр балалары бәйрәмсез калды. Алар элекке елларда кебек уку елы тәмамлануны да, 1 июнь балалар көнен дә бәйрәм итә алмады.

22 май Өремче каласы базарында җыелган халыкка ике машина килеп бәрелеп шартлаганнан соң төбәкнең Колҗа, Аксу, Турфан, Атуш, Хотен һәм тагын берничә шәһәр-авылында террорга каршы чара башланды, 200ләп кеше кулга алынды.

"Террор гамәленә катнашы булмаган гади уйгырлар, балалар, хатын-кызларның да хокуклары чикләнде. Рәсмиләр бөтен бәйрәмнәрне, шул санда 1 июнь балалар бәйрәме уңаеннан планлаштырылган чараларны тыйды", дип сөйләде Азатлыкка Франкфуртта яшәүче уйгыр журналисты Көрәш Атахан.

Өремче базарында шартлау
Өремче базарында шартлау
Базарда булган террор гамәлендә 39 кеше һәлак булды, 90нан артыгы яраланды. Кулга алынган 200ләп кешенең 29зына "сепаратизм, канунсыз кораллы төркемнәр оештыру, канунсыз бизнес алып бару, милләтара дошманлык һәм дискриминациядә" гаепләү белдерелде, дип хәбәр итә Кытайның рәсми мәгълүмат чаралары. Уйгырларның азатлык хәрәкәтенә каршы көрәшүче рәсми Кытай хөкүмәте ул төбәктә "Көнчыгыш Төркестан" исемле террор оешмасы эшләвен, аның "Әл-Каида" белән бәйле булганын белдерә.

"1949 елда бәйсезлекне югалтуны кабул итә алмаган уйгырлар бүгенге көндә дә төрле юллар белән аны кайтарырга тырыша. Радикал көрәшчеләрне Кытай хакимияте уйгырларга белем алырга, теләгәнчә яшәргә бирмичә үзе тудырды", диде Атахан.

Көрәш Атахан
Көрәш Атахан
Коммунистик Кытай 1949 елда Шәрки Төркестанга бәреп кереп аны аннексияләгәннән соң, дәүләтчелек тарихы, борыңгы бай мәдәнияте булган 10 миллионлык уйгыр халкы Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районында милли азчылык булып яшәп калды. Аңарчы ике тапкыр, 1933 һәм 1949 елларда уйгырлар Кытай хакимиятен бәреп төшерә алды. 1863 елда төзелгән Уйгыр дәүләтен исә Госманлы, Британия һәм Русия империяләре таныган булган.

1949 елдан соң төбәккә илнең башка тарафларыннан кытайларны күчереп китерү һәм уйгырларга каршы барган каты басым аркасында аларның саны инде гомум халык санына караганда 50%тан да ким калды.

2009 елның 5 июлендә Өремче каласында меңләгән уйгыр яшьләре Көнчыгыш Төркестанда үз хокукларының кайтарылуын таләп итеп тыныч урам җыенына чыкты. Ул елны бу төбәкнең Кытай хакимияте астында булуына 60 ел иде. Урам җыены көч кулланып бастырылды. Рәсмиләр 45 кеше һәлак булды дисә, чит илләрдәге уйгыр оешмалары ул көннәрдә һәм соңрак төрмәләрдә меңләгән кеше үлде, дип белдерде. 2009 ел вакыйгалары бүгенге көнгә кадәр тикшерелмәгән.

Быел Көнчыгыш Төркестанның Кытай хакимияте астында булуына 65 ел.

"Еллар узган саен контроль арта, уйгырлар саны кими. Кытай уйгырларны халык буларак бетерү сәясәтен дәвам итә. Бүгенге көндә Өремчедә бер генә илчелек, Казакъстан илчелеге бар. Чит илләргә очышлар Үзәк Азия илләре, Истанбул һәм Русиягә генә. Анда яшәүчеләр безнең белән социаль челтәрләрдә, телефонда иркенләп сөйләшә алмый, барысы да тыелган", диде Франкфуртта яшәүче уйгыр язучысы һәм журналист Көрәш Атахан.
XS
SM
MD
LG