Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасының этика комитеты агрессив депутатларың үз-үзен тотышын әдәпсез дип тапты


Татарстан дәүләт шурасының этика комиссиясе депутатлар Леонид Барышев һәм Равил Җиһаншинның үз-үзен тотышын әдәпсез дип танып низагта зыян күрүчеләрдән гафу үтенергә тәкъдим итте.

Билгеле булганча, май бәйрәмнәре алдыннан КФУның Алабуга филиалы химаячеләр шурасы әгъзасы булган депутат Барышев югары уку йорты җитәкчесе Елена Мерзон белән очрашуга килә һәм анда уку йортына ярдәм итү мөмкинлеге турында сүз чыккач эшмәкәр Мерзонга тупас сүзләр кычкыра башлый.

Берничә көннән соң, уку йорытның гыйльми шурасы Барышевны шурадан чыгаруны сорый. Әлеге мөрәҗәгать парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга да юллана. Соңрак Барышев Мерзон алдында гафу үтенә. Аның әйтүенчә, ул тупас сүзләр кулланмаган, ә сөйләшү чыннан да кычкыруларга барып җиткән.

Икенче депутат Җиһаншин исә юлның сул ягыннан барган йөк машинасын узырга тели. Үзе дә башка машинаны узу маневрын ясаган йөк машинасы аңа юл бирми. BMW хуҗасының моңа ачуы чыга һәм ул йөк машинасын сул яктан юл читенә чыгып, тузан чыгарып узып китә. Аннан соң үч алыр өчен йөк машинасы алдына чыгып, тизлеген киметә һәм аны туктата. Әлеге видео интернетта пәйда булды. Хәзер Җиһаншин машина йөртүче алдында гафу үтенергә тиеш була.
XS
SM
MD
LG