Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде


Бүген Татарстан матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Ирек Миңнәхмәтов «Шәһри Казан» газетасы хезмәкткәрләрен яңа баш мөхәррир – Гөлнара Сабирова белән таныштырды.

Элекке мөхәррир Мансур Мортазин моннан берничә атна элек эштән китүе турында гариза язган булган. Бу хакта ул Азатлыкка әйткән иде.

"Мин бер урында озак эшләгән кеше түгел, кайда өч ел, кайда биш ел. "Шәһри Казан"да болай да озак, җиде ел эшләдем. Иҗат коллективында озын-озак җитәкче булып эшләргә ярамый дияр идем мин. Мүкләнә башлыйсың, син мүкләнгәч синең кул астындагылар да мүкләнә. Хәзер газет-журналларның җитәкчесе булу авыр. Газетның бәяләре кыйммәтләнә, укучылар саны кими. Хәзер җитәкчелеккә яшьләр, яңа кешеләр киләргә һәм редакциягә яңа сулыш өрергә тиеш. Мин килгәндә газетның тиражы 1700 иде, бүген җиде меңнән артык. Аны башлыча интеллигенция: артистларыбыз, язучылар, галимнәр укый. Без кырыгар меңле газетлар кебек түгел, аз булса да сүзе куәтле", диде Мортазин.
XS
SM
MD
LG