Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яулык кабат мәктәп дресс-кодына сыешмый башлады


Русия төбәкләрендәге мәктәпләрдә мөслимәләргә яулык бәйләүне тыярга тырышу арта башлады. Кайбер мөфтиятләр инде юристлар белән сөйләшүләр башлаган.

12 июнь көнне Казанда татар дин әһелләре җыены башлана. Элегрәк Азатлыкка биргән әңгәмәдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин анда күтәреләчәк кайбер мәсьәләләрне әйтеп узган иде, әмма анда мәктәпләрдә мөслимәләргә яулыкны тыю турында сүз булмады. Чынлыкта соңгы ярты елда бу мәсьәлә тагын кискен рәвештә калкып чыкты. Бигрәк тә 28 май көнне Русия федерация шурасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү канунын раслагач, субъектлар яңа карарлар чыгара башлады. Үзара "Мәктәп киеме" дип йөртелгән әлеге канунда укучыларның нинди киемнән йөрүен Русия төбәкләре үзләре билгеләргә хокуклы, диелгән.

Билгеле булганча, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов бу мәсьәләдә инде кистереп әйткән иде, әмма шуңа да карамастан республикада яулык мәсьәләсе хәл ителгән дип әйтеп булмый. Бу хакта узган атнада Татарстан мөслимәләренең икенче корылтаенда Наилә Җиһанишина да әйтте.

"Без Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховтан бу мәсьәләгә игътибарлы булуын һәм яулыктан йөрүне чикләмәскә чакырабыз. Беркем дә яулык бәйләүгә хокукны бозарга тиеш түгел", диде ул корылтай барышында.

Шул ук вакытта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров даими рәвештә мөфтиятнең әлеге мәсьәләне хәл итүен әйтә килә.

Мәктәпләрдәге яулык бәйләү мәсьәләсен хәл итү күбрәк җирле имамнар җилкәсенә төшә дияргә була. Кайберләре инде юристлар җәлеп итмәкче. Мисал өчен, сишәмбе көнне Саранскиның җәмигъ мәчетендә дә әлеге мәсьәлә күтәрелгән.

Чуашстан мәгариф министрлыгы хаты
Чуашстан мәгариф министрлыгы хаты
Юрист, журналист Ирек Биккини Азатлыкка белдерүенчә, аларга яулыкларны тыю турында Мордовия хөкүмәтенең карар өлгесе эләккән.

“Май аенда Дәүләт думасы мәктәп формасы турында канунга үзгәрешлрә кертелде. Анда мәктәп нәрсә киюне үзе билгели диелә, әмма бу субъект фәрманы нигезендә башкарыла икән.

Карар өлгесендә бөтен баш киемнәре тыела дип язылган. Бу инде автоматик рәвештә яулыкларны бәйләтмәячәкләр булып чыга. Узган елны линейкада мөслимә кызлар белән туган хәлдән соң без тавыш куптармадык. Ул вакытта ике директорны мәхкәмәгә бирергә мөмкинлегебез бар иде, әмма бездән бу мәсьәләне күтәрмәскә сорадылар. “Кызларыгыз ничек йөри шулай йөрер”, диделәр. Шуның белән беткән иде. Менә хәзер тагын калкып чыгарга тора.

Хәзер безнең Большая Елховка дигән урыс авылында Аксюн авылыннан укучыларны алырга теләмиләр. Быел ата-аналар балаларын шул мәктәпкә бирергә барган иде, директор баш тарткан. "Сезнең балаларыгыз яулык бәйли, шуннан соң безне сүгәләр. Үзегезнең авылдагы мәктәпкә бирегез", дигән. Ә безнең мәктәптә белем бирү дәрәҗәсе бик түбән, шуңа ата-аналар урыс мәктәбендә укытырга тели.

Чуашстан мәгариф министрлыгы хаты
Чуашстан мәгариф министрлыгы хаты
Без инде мәчеттә шул карар өлгесе турында сөйләштек. Өч гаиләдән ата-аналар төбәк җитәкчесе Владимир Волковка кереп шундый карар өлгесе бар, без балаларыбызны яланбаш җибәрмибез, диячәк. Алай да карар кабул ителә калса инде мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Русия президенты Владимир Путинга да, прокуратурага да язачакбыз. Юктан низаг чыгарырга тырышалар бит. Мөселманнарны изәбез дип бөтен Русия иминлегенә куркыныч тудыралар”, ди Биккинин.

Әлеге мәсьәләдә инде Ульянда да, Чуашстанда да вазгыять куера башлаган. Мисал өчен, узган уку елы башында Чуашстанда да мәктәпләрдә яулык киюне тыю мәсьәләсе күтәрелгәч мөселманнар диния нәзарәте республика мәгариф һәм яшьләр министрлыгына мөрәҗәгать юллаган булган һәм аннан бу проблеманы мәктәпләр үзләре хәл итәчәк дигән җавап килгән.

Әлеге хаттан соң мөслимә укучылар һәм аларның ата-аналары тынычланып калган иде, чөнки мәктәп җитәкчеләренең күпчелегендә бу өлкәдә аңлау бар, әмма бу тынычлык озакка бармаган. Инде кайбер мәктәпләргә әлеге министрлыктан бөтенләй икенче мәгънәдәге хатлар - яулыктан йөрү ярамау турындагы фәрман килеп ирешкән.

"Республикаданың кайбер районнарында милли уку йортларында укучыларның дини кием – яулык бәйләп йөрүе күзәтелә. Чуашстан республикасы кануны нигезендә, укучының тышкы кыяфәте дөньяви стильдә булырга тиеш", диелгән әлеге хатта. Анда шулай ук бу мәсьәләне ата-аналар җыелышында күтәрергә һәм кайберләренә аңлату эшләре алып барырга кушылган.
XS
SM
MD
LG