Accessibility links

Казанга дин әһелләре җыелды


Казанга дин әһелләре җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:47 0:00

Казанга дин әһелләре җыела башлады

12 июньдә Казанга Русиядәге татар дин әһелләре килә башлады. Алар 13 июньдә "Милли тормыш һәм дин" дип аталган V татар имамнары корылтаенда катнашачак. 14 июньдә дин әһелләре Изге Болгар җыенына да барачак.

Пәнҗешәмбедә Русиянең төрле төбәкләреннән Казанга әлеге корылтайга дип килгән татар имамнары татар конгрессы бинасында теркәлү узды. Кайбер имамнар бу корылтайдан ни көтүләре турында Азатлыкның сорауларын да җаваплады.

Русиянең Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин, монда дин мәсьәләләрен генә түгел татар халкының да проблемнарын бергә тикшерергә кирәк дип белдерде.

"Дин белән халык бүленергә тиеш түгел. Ул бүленә алмый. Аннан соң безгә мөфтиятләр буларак берләшү кирәк. Әгәр дә иртәгә Путин килеп, өстәл сугып берләшегез дисә, бөтен мөфтиләр ләббәйкә дип кулларын күтәреп берләшәчәк. Коръәндә Алаһы Тәгалә диненә ябышыгыз, таркалмагыз дип әйтелгән булса да аны ишетүче генә юк. Без күп кенә җыелышларда ашап эчәбез дә таралышабыз. Бу җыелышлардан соң эш кирәк. Эш булмаса булмый", дип белдерде ул.

Зөфәр Галиуллин сүз уңаеннан, татарлар арасында бер генә мөфти булдыру турында да әйтеп үтте.

"Үзбәкләрнең мөфтиләре берәү. Кыргызстанда да, Америкада да бер мөфти. Дагыстанда утыздан артык халык бар, ә мөфтиләре бер генә. Татарларда исә җитмеш мөфти бар. Безгә берләшеп булмый мени?

Халык арасында, мөселманнар арасында таркаулык юк. Таркаулык мөфтиләр арасында гына.

Әйтик, Киров өлкәсендә өч мөфтият бар. Мәскәү мөфтияте, Үзәк мөфтият һәм ниндидер Казан мөфтияте. Илдус Фәиз Казан мөфтиятендә мөфти икән. Мин монда Казан мөфтиятенең барлыгын Кировка килгәч кенә белдем. Без монда Казанда берләшү корылтайлары уздырып йөргәндә, ниндидер икенче бер мөфтият оештырып куйганнар. Бу таркаулык кемгә кирәк? Йомгаклап шуны әйтәм, Татар конгрессының безне шушылай җыюы бик зур әйбер", дип сүзен тәмамлады Русиянең Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин.
XS
SM
MD
LG