12 июнь Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә футбол дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы үтте. Арена Коринтианс стадионында узган тамашада йөзләрчә биюче, гимнастлар һәм Дженнифер Лопес кебек йолдызлар катнашты. Бер ай барачак бәйгедә 32 илнең җыелмасы катнаша. Дөнья чемпионы 13 июль билгеле булачак.
Бразилиядә футбол бәйрәме башланды

1
Ачылыш тантанасыннан күренеш

2
Туп булып киенгән биючеләр

3
Ачылыш тантанасыннан күренеш

4
Батутта биючеләр

5
Капоэйра -- Бразилиянең милли көрәш сәнгате

6
Ачылыш тантанасыннан күренеш

7
Бразилия әләме

8
Җырчылар Дженнифер Лопес, Питбул һәм Клаудиа Лейтте

9
Чемпионатның беренче уены башланыр алдыннан Бразилия һәм Хорватия җанатарлары

10
Беренче уенда Бразилия Хорватияне җиңде (3-1). Бразилия йолдызы Неймар Хорватия капкасына ике туп кертте.