Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәраәт кичендә кырымтатар мәчетенә утлы шешәләр ташлаганнар


Кырымтатар мәчетенә утлы шешәләр атылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00

Акмәчеттә Луһовое микрорайонында Чукурча мәчетенә ут төртергә тырышканнар. Мәчет сакчысы утны тиз арада сүндерә алган.

Мөселман дөньясы Бәраәт кичәсен билгеләнгәндә Акмәчеттә Луһовое микрорайонында мәчеткә ут төрткәннәр. Мәчет имамы Мөхәммәт Исламов сүзләренчә, видеокамерадан күренгәнчә, ак киемнән, башлыклы бер кеше иртәнге биштә мәчет янына килеп баскан. Аның кулында кара бияләй, аркасында рюкзак булган.

"Әлеге кешенең яхшы әзерлекле булуы күренә. Ул тиз генә өч утлы шешә ташлый да кача", ди имам.

Шулай ук мәчет янындагы коймага свастика ясалган.

Мәчет имамы бу гамәлләрне хөкем итте.
Имам Мөхәммәт Исламов Чукурча мәчетенә ут төртүне хөкем итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00

Кырым эчке эшләр министрлыгында мәчеткә ут төртүне расладылар. Әлеге мәгълүматның имамнан килеп ирешүен әйттеләр.

"Мәчетнең яна башлавын сакчы күреп алган һәм утны үз көче белән сүндергән. Ике тәрәзәгә зыян килгән", диделәр анда.

Бу ут төртү нигезендә җинаять эше ачылган.

Әлеге гыйбадәт йортына һөҗүм беренче генә түгел. Мәчет ачылып озак та үтми 1998 елның көзендә бу мәчетнең тәрәзәләрен ватканнар иде, 2004 елны мәчет диварлары һәм манарасына мыскыллы сүзләр яздылар.

Әлеге мәчет Кырымтатар мәҗлесе ярдәмендә халык акчасына төзелде һәм 1998 елның августында беренче гыйбадәт үткәрелде. Җомга намазына әлеге мәчеткә 300ләп кеше йөри.

Билгеле булганча, моннан берничә ай элек Алушта шәһәре янындагы Туак (Рыбачье) авылында диңгез буенда урнашкан ял йорты яндырылган иде. Аның хуҗасы 30 яшьлек кырымтатары Эскендер Медҗитов 8 мартка каршы төндә сәгать 12дә миңа шалтыраттылар, ял йортың яна, дип хәбәр ителләр, дип сөйләде ул вакытта Азатлыкка.
XS
SM
MD
LG