Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Порошенко Украина сугышын туктату планын игълан итәчәк


Украина илнең көньягында канунсыз кораллы төркемнәргә корал ташларга мөмкинлек бирер өчен атышларны туктата, Русиядән ялланган сугышчыларга илдән чыгып китәргә мөмкинлек бирелә, диде Украина президенты Петро Порошенко.

Аның сүзләренә караганда, атышлар бик кыска вакытка гына туктатыла. Ул вакыт эчендә канунсыз төркемнәрне коралсызландыру башкарылачак.

"Зур җинаятьләр кылмаучыларга амнистия булачак. Русиядән килгән ялланган сугышчыларга Украинадан корал ташлап чыгып китү мөмкинлеге бирелә", диде Порошенко.

Шулай ук тотыкларны азат итү, тотык итеп алынган биналарны азат итү каралган.

"Бу вакытка чикләр ябылачак. Җинаятьчеләр илдән китә алмаячак", диде президент.

Тынычлык урнаштыру планы тулысынча якын көннәрдә игълан ителәчәк.

Украинаның көнчыгышында инде икенче ай террорга каршы чара дәвам итә. Бу вакыт эчендә 125тән артык хәрби һәлак булды.
XS
SM
MD
LG