Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда мәдрәсәдә һәм кырымтатар гаиләсендә тентү узган


Кырымның Акмәчет районы Булганак (Кольчугино) авылында билгесез кешеләр җирле мәдрәсәдә тентү уздыра.

Кырым мөфтияте хәбәр итүенчә, битлек кигән кешеләр бернинди аңлатма биреп тормыйча укучылар булган бинага килеп кергән.

Мәдрәсә җитәкчесе әйтүенчә, тентү оештыручылар ФСБ хезмәткәрләре. Ул бу тентүне Днепропетровски өлкә хакимияте башлыгы Игорь Коломойский һәм кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев арасында имзаланган килешү белән бәйли. Имеш ул килешүдә Кырымда экстремизм үзәген булдыру турында сүз бара.

Мәдрәсә ишегалдында "беркут" киемендәге ун кеше тора. Шунда ук ике автобус китерелгән. Бер автобустагылар мәдрәсә тирәсен тикшерә, икенче автобустагылар көтеп утыра. Уку йорты янына бина эчендә булган балалары өчен борчылган авыл халкы җыела. Анда барлыгы 13 укучы һәм ике укытучы бар. Тентү дәвам итә.

Шул ук авылда иртәнге алтыда бер кырымтатар гаиләсенең өендә дә тентү уздырылды. Өйдә ир, хатын һәм өч бала була. Коралланган йөгермеләп кеше подвал, түбә башы, һәр бүлмәне, китапларны, балалар әйберләрен җентекләп тикшерә.

Гаиләгә наркотик һәм корал эзләүләре турында әйткәннәр. Тентү өч сәгать дәвам иткән, аннары гаиләне мәдрәсәгә алып килгәннәр.

XS
SM
MD
LG